tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салагышта яшәүче Вәзим ага Тулбаев: «Гармуннарым – җан дуслары..»
Салагышта яшәүче Вәзим ага Тулбаев: «Гармуннарым – җан дуслары..»

Салагышта яшәүче Вәзим ага Тулбаев: «Гармуннарым – җан дуслары..»

“Бу икенче хромка гармуным инде. Балачакта уйнаганы таралды. Ә менә “Тула“ баянын кызым Фәридә алып бирде. Монысы – яшел төстәгесе Разим абыемнан калган истәлек. Яраткан гармунын аның вафатыннан соң гаиләсе миңа бүләк итте“, – ди Салагышта яшәүче Вәзим ага ТУЛБАЕВ үзе сыздыра торган уен коралларына күрсәтеп.

Әлеге ишле гаилә яшәгән йорт беркайчан да гармун тавышыннан тынып тормаган. Гаилә башлыгы Лотфи ага гармунда уйнаган, җәмәгате Нәкыя апа бик моңлы итеп жырлаган. Алар гомер бүләк иткән ун бала да, әти-әниләренә охшап, сәнгатькә тартылганнар.

– Әтинең авыл кибетеннән сатып алган тальяны бар иде. Холкы кырысрак булса да, кулына гармунын алса, дөньяларын оныта иде ул. Аңа карап Разим, Назим абыйларым да гармун тарта башлаганнар.

Ә Вәзим биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнгән. 1 сыйныфка укырга кергәндә күрше бабайның: “Олан, гармунны ташлама. Син булдырасың“, дип үсендергән сүзләре Вәзимгә канатлар куйган, диярсең. Әтисе дә улының сәләтен югары бәяләгән. Аңа хромка бүләк иткән.

– Мәктәптә тәнәфесләрдә, бәйрәмнәрдә кулдан гармун төшмәде. Ә яшьлек – иң матур чак дип белми әйтмәгәннәр. Егет чакта авыл клубын гармун моңына күмә идек. Гармун уйнап күпме яшьтиләрне армиягә озаттык, никадәр яшь парларны кавыштырдык, – дип искә ала Вәзим абый.
Салагышның танылган җыр һәм бию ансамлендә дә иң яхшы гармунчы була Вәзим. Германиядә солдат хезмәтен үтәгәндә дә татар егетләре белән җыелышып җырлап якыннарын, туган якларны сагынуларын басалар.

…Армиядән соңгы тормыш юлы Ижау шәһәре белән бәйле булса да, Вәзим туган авылына беркайчан да эзне суытмый.

– Без – ун бала төрлебез төрле якка сибелгән. Әмма әти-әни янына еш кайтып йөрдек. Лаеклы ялга чыккач та төп йортыбызга кайтып, аны төзекләндерүемә бик сөенәм. Чөнки туып-үскән нигезебезне бик тә саклыйсы килде. Хәзер җәмәгатем Мария белән туганнарны төп йортта сагынып көтеп алабыз, – ди Вәзим абый.

Бергә җыелышкач, әлбәттә, йорт хуҗасы кулына гармунын ала. Җырга-моңга гашыйк эне-сеңелләре Вәзилә, Рәзилә, Вәзил, Фәнзилә җыр сузалар. Иң яраткан җырлары “Салагыш болыннары“ аларның.

Зәңгәр Кама буйларында
Салагыш болыннары.
Шунда мәхәббәт юлыбыз
Кушылган урыннары.
Салагыш, Салагыш!
Мин китәмен еракларга,
Бәгърем, хуш, бәгърем, хуш! 

Вәзим абый үзе дә бик матур җырлый. 40 елдан артык шофер булып эшләгәндә дә руль артында һәрвакыт җыр көйләп йөргән. Ә эштән кайткач кулына яраткан гармунын алган.

–  Хәзер дә яратып уйныйм. Өч гармуным – җан дусларым. Кайсын гына кулыма алсам да, дөньямны онытам. Уйнаганда балачагыма, яшьлегемә әйләнеп кайтам. Газиз әти-әнием, мәрхүм туганнарымны, дусларымны искә алам, – ди Вәзим абый.

Аны авылда уза торган мәдәни чараларга да еш чакыралар.

–  Кызганыч, авылда гармунчылар бик аз инде хәзер. Шулай да бәйрәмнәрдә гармун сузып җибәрсәң, ул аңа үзгә төсмер, матурлык өсти, – ди Вәзим абый.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*