tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бибай Чаллысы авылында Авыл көне узды
Бибай Чаллысы авылында Авыл көне узды

Бибай Чаллысы авылында Авыл көне узды

Әлеге тарихи авылга 1740 елларда Иске Чаллыдан Бибай Белкиев җитәкчелегендә күченеп килүчеләр нигез салган. Революциягә кадәрге чыганакларда әлеге авылны Татар Бибай Чаллысы, Бибай Чаллысы исемнәре белән атау да билгеле. XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына кергән. Бу чорда халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган.

Биш-алты еллап Сабантуйлар да узмаган авылда, зурдан уздыру үзен аклады. Бибай Чаллысына 300дән артык кеше җыелып, якташларның әлеге бәйрәмгә күңел җылысын салулары хөрмәткә лаек.

Авылларны яшәтү, ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән  гореф-гадәтләрне саклау менә шундый Авыл көннәрендә дә чагылыш таба бит. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән аның Казан бүлеге җитәкчесе, галим-хаҗи Фәрид Мифтахов, бәйрәмне оештыручыларны котлап, рәхмәт сүзен әйтте. Автор-башкаручы буларак, Фәрид Фәезович үзе иҗат иткән “Бәхет кошы” һәм “Алмагачлар” җыры белән авылдашларга музыкаль сәламен дә җиткерде.

Бәйрәмгә шунда туып үскән, авылдашлары өчен бу күркәм чараны зурлап  оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы активисты, 100дән артык җыр иҗат иткән, халыкка “Яшиселәр килә” дигән җыры белән танылган Нияз Җәләлев Казаннан иҗатташ дуслары Фирүзә Хафизова, Фәнзирә Хаюмовалар белән кайткан иде. Авыл халкы Раил Рамазанов алып барган бәйрәмдә җырчыларга кушылып җырлады да, биеде дә, түгәрәк уеннарында да бик теләп катнашты, чын мәгънәсендә күңел ачты.

Туган нигезләрен саклап яшәүче авыл кешеләренең күптән шәһәрләргә киткән авылдашлары белән бердәм, дус булып, шундый матур бәйрәмнәр оештыруы бары тик мактауга лаек.

Бибай Чаллысында узган Авыл көне –  Әлки районының башка авыллары өчен дә үрнәк. Анда  алган тәэсирләр якташлар хәтерендә озак сакланыр.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*