Кичә 26 нчы февраль көнне Башкортстанның Чакмагыш районы мәдәният йортында Муса Җәлилнең 115 еллык юбилеена багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
«Чакмагышлыларга Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлын, аның төрле елларда язылган шигырьләрен барлап җиткерәсе иде,” – ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Денис Мансуров.
Бу матур чара районның үзешчән җырчылары һәм мәктәп балалары тырышлыгы белән оештырылган концерт номерлары аша үрелеп барды.
Рузил Имамов
Башкортстан