tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха республикасына (Якутия) барачак
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха республикасына (Якутия) барачак

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха республикасына (Якутия) барачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 01-04 нче март көннәрендә Саха республикасында очрашулар уздырачак. Визит “Татарлар: гамәл Стртегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Көн тәртибендә Саха республикасы җитәкчелеге белән рәсми очрашулар каралган. Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыш  федераль округларына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән утырыш та уздыра. Анда Бөтендөнья татар конгрессының 2020 нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак. 2021 нче елга эш планы хакында да фикер алышалар. Якутиядә яшәүче милләттәшләребез милли ризыклардан әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим итәргә җыена.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*