tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәдәният белән танышып үсәләр
Милли мәдәният белән танышып үсәләр

Милли мәдәният белән танышып үсәләр

Ульяновск өлкәсе Карсун районында игълан ителгән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы кысаларында 6нчы санлы “Белоснежка”  балалар бакчасында “Декоратив-кулланма сәнгать орнаменты аркылы татар халкының мәдәнияте белән танышу” дип исемләнгән проект тормышка ашырылды.

Әлеге проект буенча балалар бакчасында шушы темага дәресләр, күргәзмәләр, әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук әдәби әсәрләр уку, уен, күңел ачу чаралары оештырылды.

Татар халкының кабатланмас милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм традицияләрен тасвирлаган искиткеч бай эчтәлекле презентацияне балалар аеруча кызыксынып карадылар. Әлеге презентация элеккеге татар йорты, милли костюмнар, халык һөнәрчелеге һәм фольклоры, татар халык ашлары белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде.

Балалар бакчасының һәр группасында татарча китаплар, газета-журналлар, тормыш-көнкүреш һәм хатын-кызларның бизәнү әйберләре, милли кием күргәзмәләре оештырылган иде. Малайлар һәм кызлар зур тырышлык куеп татар фольклорын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен, әйтемнәрне һәм татар халык әкиятләрен өйрәнделәр.

Милли декоратив-кулланма сәнгать үрнәкләре белән танышу нәтиҗәсендә, балалар татар орнаментлары – бизәкләре белән гаҗәеп матур альбом булдырдылар. Хәзер алар татар киемнәрен ерактан ук таныйлар инде. Балаларда татар халык иҗатына карата кызыксыну барлыкка килүе сизелә.

Ульяновск өлкәсе территориясендә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәниятләрен өйрәнү мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык сәнгатенә, милли мәдәнияткә җәлеп итү мөмкинлеге тудыра, педагогик процессны күпкә җанландыра.

Лилия МУСТЯКИМОВА, Карсун районы

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*