tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры үзешчән иҗат коллективларына осталык дәресләре бирә
Әтнә театры үзешчән иҗат коллективларына осталык дәресләре бирә

Әтнә театры үзешчән иҗат коллективларына осталык дәресләре бирә

Әтнә татар дәүләт драма театры халык театры коллективларына осталык дәресләре бирә.

«Бүген бездә „Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре“ дип аталган иҗат лабораториясе бара», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Әтнә дәүләт театрына килеп, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының 83 үзешчән коллективыннан 102 кеше актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар ала.

Үзешчән коллективларга остазлык дәресләрен Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре — Земфира Ибәтова, Азат Зарипов; танылган хореограф Нурбәк Батулла, композитор Марат Әхмәтшин, театр рәссамы Илшат Вилданов, ут буенча рәссам Илшат Сәяхов, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев алып бара.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*