tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан Республикасы Президентының туган көне
Бүген Татарстан Республикасы Президентының туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Президентының туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның туган көне.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Шушы бәйрәмегез уңаеннан халкыбыз Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-куанычлар һәм эшегездә зурдан-зур уңышлар тели. Республикабыз белән Сезнең кебек акыллы, зирәк һәм тапкыр кеше җитәкчелек итү татарстанлылар һәм татарлар өчен зур куаныч.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез бихисап зур. Әлеге изге эшләрегез өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Туган көнегез шатлык-куанычларга, кадерле мизгелләргә бай булсын. Бәйрәмегез белән Сезне!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*