tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батыр бабам эзләреннән
Батыр бабам эзләреннән

Батыр бабам эзләреннән

Минем бабам Габдрахманов Ибраһим Габдрахман улы, 1906 елда Актаныш районының Түбән Гәрәй авылында туа. Сугышка кадәр Гәрәй авылында бухгалтер булып эшли. Тормыш иптәше Шәргыя. Өч баласы була.

Сугышка 1942 елның 1 нче гыйнваренда чакырыла. Бөек Ватан сугышында 1942 елның 15 февраленнән катнаша. Алты тапкыр яралана (03.04.1942., 17.04.1942., 11.08.1943., 14.10.1943., 1 3.07.1944., 16.04.1945), ләкин шуңа карамастан, госпитальдән кайтып, яңадан сугышка китә.

Бабамның сугыш юлы Мәскәү, Беларусь, Варшава, Чехославакия аша уза һәм Берлинда (Германия) тәмамлана. Бабай 916 нчы укчы полк составында 48 хәрби хәрәкәттә катнаша.

Бүләкләү кәгазьләрен дә бабамның каһарманлыклары турында мәгълүматлар сакланган. «1945 елның 14 гыйнварында, Висла елгасының көнбатыш ярында (Польша) урнашкан дошман оборонасын өзгәндә һәм Радом тауларын азат иткәндә, шәхси коралдан 19 немец солдатын юк итә. Шәхси мисал белән рота сугышчыларын рухландыра. «Кызыл йолдыз» орденына лаек була.

«16.04.1945 елның 16 апрелендә Берлинга һөҗүм сугышларында Лебус шәһәре плацдармыннан дошманга 7 километр буена кыю һөҗүм итә. Төнлә ул, дошманның көчле каршылык күрсәтүенә карамастан, аның ут нокталарын йөреп, аны тылдан кереп әсир итә. 20 гә кадәр кеше әсир итә. Шул рәвешле, пехотага тоткарлыксыз алга барырга мөмкинлек бирә. Сугышта рота командиры яралана. Ул командалык итүне үз өстенә ала. Дошманның контратакасына каршы ул «Ватан өчен, Сталин өчен!», «Алга, Берлинга!» лозунглары белән алып бара. Сугыш вакытында 65 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Яраланса да, кире сугышка керә. Өлкән сержант Габдрахманов батырлыгы өчен «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек була.
1943 елның 29 декабрендәге N050/ч боерыгы белән «КЫЮЛЫК ӨЧЕН» медале, «12.02.1945 елны 247 нче укчы Рославль девизиясе N4/н боерыгы белән «КЫЗЫЛ ЙОЛДЫЗ» Ордены, Радом корпусы командиры приказы белән «КЫЗЫЛ БАЙРАК» ордены белән бүләкләнә. «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек була.

Өйгә кайткач, колхозда эшли, саллы тормыш алып бара, балаларын тәрбияли, оныкларына үрнәк була. 1982 елда вафат була. Кызганычка каршы, исән вакытта да, үлемнән соң да, «Советлар Союзы Герое» исеме минем бабама бирелмәде, онытылды. Актаныш хакимияте тарафыннан барлык документлар җыеп алынды. Без зур сөенечләр белән бүгенге көнгә кадәр хөкүмәткә ышаныч багладык, тик ышануыбыз юкка булган. “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булып, авылыбызның, районыбызның, гомумән, илебезнең данын яклап, илебезгә тынычлык, безгә якты тормыш бүләк иткән хөрмәтлебезне кайчан гына хөрмәтләрләр икән?! Шуны беләсе иде. Безгә кемгә мөрәҗәгать итәргә? Гаиләбез исеменнән рәхмәт.

Руслан Ибрагимов,

Мәсәде – Актаныш – Яр Чаллы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*