tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин боксер Альберт Батыргазиевны Токиода узучы Олимпиадада җиңүе белән котлады
Владимир Путин боксер Альберт Батыргазиевны Токиода узучы Олимпиадада җиңүе белән котлады

Владимир Путин боксер Альберт Батыргазиевны Токиода узучы Олимпиадада җиңүе белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия боксеры Альберт Батыргазиевны Токиода узучы XXXII Олимпиада уеннарында 57 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә бокс ярышында җиңүе белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.

«Финал ярышы бик киеренке булуга да карамастан, сез көндәшегезгә бирешмәдегез һәм алдыгызга куелган бурычны намус белән үтәдегез. Олимпия чемпионы (бу дәрәҗәгә лаек булу хакында һәр спортчы хыяллана) — Сезнең осталыкны, хезмәт сөючәнлекне һәм ихтыяр көчен раслый торган лаеклы бүләк», — дип язган дәүләт башлыгы.

Альберт Батыргазиев ярышларның финалында Америка спортчысы Дюк Реганны 3:2 исәбенә отты. Шул рәвешле, боксер Токиода узучы Олимпиадада Россия җыелма командасына 15нче алтын медаль китерде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*