tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нур» театры премьерага әзерләнә
«Нур» театры премьерага әзерләнә

«Нур» театры премьерага әзерләнә

Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXX иҗат мизгеленең беренче премьерасына әзерләнә. Тиздән тамашачылар игътибарына Наил Гаетбайның “Ирекнең дә чиге бар, яки Йөрәкләр ярсыган җирдә” драмасы тәкъдим ителәчәк.

Куючы режиссер һәм музыкаль яктан бизәүче – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев, Рәссам – Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина. Тәрҗемә – Гөлнур Усманова.

Әлегә спектакльгә әзерлек процессы иң мөһим этапларның берсендә – пьесаны уку бара. Артистлар материалны үзләштергәч, репетицияләр турыдан-туры сәхнәгә чыгачак.

Булачак спектакльдә танылган сәхнә осталары һәм театрның яшь артистлары катнашачак. Алар арасында – Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов , Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов, Лилия Таҗетдинова, Ләйсән Алтынбаева, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисткасы Резидә Зарипова, Айгөл Юнысова, Алинә Дәүләтшина, Эльмир Газизуллин, Эльмир Хәертдинов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резидә Фәхруллина, Башкортстанның халык артисткасы Финә Вәлиева, Айдар Хөснетдинов һәм Вадим Хәйруллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*