tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлыгы үрнәк итеп сөйләрлек
Батырлыгы үрнәк итеп сөйләрлек

Батырлыгы үрнәк итеп сөйләрлек

Дәһшәтле Бөек Ватан сугыш еллары ерагая бара. Сугыш ветераны Нурмөхәммәт Мөхәммәди улы Мортазинның безнең арабыздан киткәненә быел 35 ел була. Онытылмаслык сугышы еллары, әти-әнисе, балачагы турында Нурмөхәммәт Мөхәммәди улының кече кызлары Мәүҗидә Нурмөхәммәт кызы Сеитова хатирәләрен барлады.

-Әбиебез Сәхибә тумышы белән Көсәйкүл авылыннан, бабаебыз Мөһәммәди Сатылганнан була. Сугыш елларындагы ачлыкны, җитешсезлекне күргән күп балалы гаиләдән аларның ике уллары Бөек Ватан сугышына китәләр. 1921 нче елны туган уллары Мөхәммәдьяр Ленинград янындагы барган канкойгыч бәрелешләрдә катнаша, монда ул хәбәрсез югала. Фашизмга каршы көрәштә күп якташларыбыз монда башларын сала. Аларның арасында нибары 22 яше тулган Мөхәммәдьяр дә. Икенче уллары–унҗиде яшендәге Нурмөхәммәтне сугышка 1943 нче елны алалар. 612 нче укчы полкы сугышчылары беренче Белоруссия фронтындагы барган сугышларда фашистлардан Литваны, Белоруссияне, Көнчыгыш Пруссияне азат итәләр. Әтиебез Берлингача җитеп, 9 нчы май-Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый.

Аңа ерак көнчыгыш чикләрендә Япония империалистларыннан чикне саклау бәрелешләрендә дә кыю катнашырга туры килә. Литвадан Япониягә кадәр үткән Н.Мортазинны бүләкләү документларында, медальгә тәкъдим итүдә болай язылган:“…Икенче пулеметчиклар ротасы наводчигы Мортазин Литва ССРның Шакяй җирлегендә пулеметы уты белән 14 фашистны юкка чыгарды һәм кыю алга чыкты. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү кагазендә:”Япон империалистларына каршы Маньчжуриядә барган сугышларда катнашкан Мортазин 1945 елның 14 августында Мадаоши станциясе өчен көрәштә дошманның көчле уты астында сугышка кирәк-яраклы корал алып килә һәм шуның ярдәме белән дошман һөҗүменнән, көчле утыннан чыгалар”. Сугышчан казанышлары өчен өченче дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләр, Маршал Иосиф Сталинның исемле Рәхмәт хаты белән бүләкләнә”,-дип фото сүрәтләрен, документларын күрсәтеп, сөйли Мәүҗидә апа.

Сугыштан туган ягына Нурмөхәммәт Мортазин 1947 нче елны кайта.

Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан ветеран Сатылган авылында хезмәт фронтында катнашкан, Җиңү өчен тылда тырышып эшләгән, авылның бик чибәр, тырыш Мөнәвәрә Айсатулла кызы белән гаилә коралар. Алар үз көчләре белән йорт төзиләр, бакча утырталар, хайван асрыйлар. Балаларын тәрбияләп үстерәләр, укыталар. Биш кыз, ике егет әти-әниләре турында истәлекләрен кадерләп саклыйлар. Мәүҗидә апа:”Бөек Ватан сугышыннан соң авыр еллар булса да, халкыбыз тыныч, сугышсыз тормышка сөенеп көн күрделәр, илебезнең киләчәге өчен тырышып эшләделәр. Безнең әти-әниебезнең гомер юллары хезмәттә үтте. 100 гә якын каз асрадылар, кура тулы сыер, бозаулар иде. Кече вакытыбыздан безне эшкә өйрәтеп үстерделәр.

Әтиебез дәһшәтле сугыш елларны, кайгы-хәсрәтне күп күрсә дә, йомшак күңелле иде, якыннарын хөрмәт итеп, балаларын яратып яшәде. Радиодан, я пластинка куеп “Сарман”ны тыңлый иде. Сугыш турында сорасак, сөйли иде. Коточкыч сугыш еллары, сугышта башларын салган сугышчан иптәшләре дә аның күз алдында булган сыман иде. Туган авылында әтиебез елга портында, аннары аэропортта балтачы булып лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Пенсиясен алып, рәхәтен күреп яшәргә аңа насыйп булмаган. Август аенда лаеклы ялга чыкты, сентябрьдә йөрәк авырудан кинәт вафат булды. Сугышта булганнарның күңел һәм тән яралары күпләрнең гомерен иртә өзә. Әтиебезнең гомере алтмыш яшендә өзелде. Купме вакыт узса да, ата-бабаларыбызның, бу буын кешеләренең батырлыклары һәммәбезнең исендә.

Тубыл шәһәрендә яңартылган Җиңү мәйданында безнең әти-әниебезнең сүрәтләре дә бар. Һәр гаилә өчен фаҗигале сугыш еллары, сугышта вафат булганнар онытылмаячак,”-дип, хатирәләре белән уртаклашты. Мортазиннарның кызлары, уллары, 15 оныклары, 14 оныкчыклары да батыр сугышчы булган, ветаран әтиләре, бабалары турында истәлекләрен кадерләп саклыйлар. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күпме еллар узса да, сугыш еллары онытылмый. 17 яшендә сугышка китеп, батырларча сугыш юлын узып кайткан ветеран Нурмөхәммәт Мөхәммәди улы Мортазинның сугышта күрсәткән батырлыкларын оныкларына, яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек. Бабаларыбыз яулап алган күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*