Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә килде

19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде.

Биредә Әстерхан өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе офисы белән танышу, Әстерхан өлкәсендә узачак XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышында катнашу көтелә.

Шулай ук әлеге сәфәр вакытында Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашуда катнашачак.

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Әстерхан шәһәрендәге Халыкара аэропортта милләттәшләребез каршы алды.

Милли Шура рәисе 25-26 нче февраль көннәрендә әлеге төбәктә очрашулар уздырачак. Визит “Татарлар: гамәл Стртегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Көн тәртибендә өлкә губернаторы Игорь Юрьевич Бабушкин белән рәсми очрашу, шулай ук Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән утырыш каралган.

Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Г. Тукай исемен йөртүче 74 нче номерлы мәктәпкә дә бара. Биредә бөек шагыйрьгә бюст ачылу тантанасы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*