tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә мөхтәсибәте ислам нигезләре курсларына чакыра
Бөгелмә мөхтәсибәте ислам нигезләре курсларына чакыра

Бөгелмә мөхтәсибәте ислам нигезләре курсларына чакыра

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне “Ислам нигезләре” курсларына укырга чакыра.

Мәчет каршындагы курсларның беренче җыелышы 1нче октябрьдә (шимбә) 11.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә булачак. “Ислам нигезләре”н өйрәнү өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре оештырылачак. Дәресләрне Нәзарәт тарафыннан расланган программа буенча югары әзерлекле мөгаллимнәр үткәрә. Курсларда укучылар ислам дине нигезләрен, гарәп телен һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнәчәк. Уку бушлай.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*