tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мәдрәсәсендә 25нче уку елы башланды
Кукмара мәдрәсәсендә 25нче уку елы башланды

Кукмара мәдрәсәсендә 25нче уку елы башланды

18нче сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Мөселманнарның күркәм гадәте буенча җыен Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чыгыш ясады. Мәдрәсәнең 1нче курсына кабул ителгән шәкертләрне котлап, ул болай диде: “Бүген сезнең өчен беренче нәсыйхәтләр тыңлап, олы, нурлы Гыйлем юлына керүгә хәер-фатиха алу көне.  Дини белем дөньясына аяк басу – олы һәм бик әһәмиятле вакыйга ул. Шул уңайдан сезне барчагызны да ихлас котлыйм! Файдалы, бәрәкәтле, бу дөнья һәм ахирәт өчен бик кирәкле белемнәрне үзләштерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә Үзе  ярдәмче булсын”.

Алга таба мәдрәсәнең яшь мөгаллиме Алмаз Гусев “Ислам террорчылыкка чакырамы?” дигән темага чыгыш ясады. “Ислам” сүзенең тамырында “тынычлык, иминлек” мәгънәләре ятканын билгеләп үткәннән соң, Алмаз хәзрәт Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китереп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең) төп миссиясен искә төшерде. Ә ул хакта Аллаһның соңгы илчесе болай дигән: “Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем”. Шулай ук “Мөселман ул башкаларга кулы һәм теле белән зыян китермәүче кешедер” дигән хәдис тә ислам дине башкаларга начарлык эшләүдән тыйганын белдерә. “Маидә” сүрәсенең 32 нче аятендә Аллаһы Тәгаләнең: “Кем хаксыз рәвештә гаепсез кешене үтерсә, җир йөзендәге барлык кешеләрне үтергән кебек гөнаһлы булыр” дигән нәсыйхәте дә лекция темасында куелган сорауга төгәл һәм анык җавап булып яңгырады.

Мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Катифә абыстай Низамиева исә быел укырга кергән хатын-кызларга киңәш-теләкләрен җиткерде.

Ахырда мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин быел мәдрәсә коллективы 25 нче уку елын башлап җибәргәнен әйтеп, мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде, уку-укыту программасы белән таныштырып, шәкертләргә  аны үзләштерүдә уңышлар теләде. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*