tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәни тормыш кайнап торсын
Мәдәни тормыш кайнап торсын

Мәдәни тормыш кайнап торсын

Көтеп алган Яңа уку елы башланды. 17нче сентябрьдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә дә мәктәп укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне узды. Тубыллылар мәдәният үзәге каршында эшләгән түгәрәкләрнең һәм иҗат берләшмәләренең эше, киләчәккә планнары белән таныша алды. Балалар мастер–классларда, квест-уенында катнаштылар. Чарага килүчеләр иҗат коллективларының чыгышларын да карадылар. Әти–әниләр түгәрәкләрнең җитәкчеләренә сораулар бирделәр. Җитәкчеләр белән аралашып, дәресләрнең ничек узачагын белделәр, балаларын түгәрәкләргә яздырдылар. Мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә күрсәтелгән, үз көчләре белән куелган курчак театрын карадылар.

Себер татар мәдәният үзәгендә иҗади, тырыш, таләпчән укытучылар, җитәкчеләр эшли. Укытучыларыбыз ел дәвамында шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәреләгән мәдәни чарларада, фестивальләрдә актив катнашып җиңүләр яуладылар. Быелгы ел бик тә уңышлы булды. Җәйге айларны искә төшереп китик. Матур узган “Могҗиза базары”н, ”Себер баурсагы” фестивале исебездә якты хатирәләр калдырды. Монда катнашып “Себер баурсагы” бәйгедә без беренче урын алдык. “Милли татар ишегалды” бәйгесендә икенче урынга чыктык. Фестивальне 5 меңнән артык кеше тамаша кылды.

Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Динара Абсәламовага, Римма Баганаевага, Римма Шәриповага, үзешчән театрның артистларына, режиссеры Мәдинә апа Уразмәтовага, ветераннар ансамбле “Яшьлеккә сәяхәт”кә һәм барлык хезмәткәрләребезгә киләчәктә дә уңышлар телик. Безнең үзәк үткәргән чараларда актив катнашкан Ихсан Теляевка, милләт җанлы дусларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Шәһәр башлыгы Максим Афанасьевка, «Бердәм Россия» партия депутатлары Михаил Никитинга, Эдуард Мәхмүтовка эшләрендә уңышлар телим. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып эшләргә язсын.

Яңа уку елында укытучыларга һәм укучыларга яңа үрләр яуларга язсын. Тубыллыларны себер татар мәдәният үзәгендә узган чараларда актив катнашырга чакырабыз.

                                                                                                                 Наил Янишев. 

Себер татар мәдәният үзәге директоры урынбасары

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*