tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендәге Канга авылы мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессы татар теле дәреслекләре алып килде
Әстерхан өлкәсендәге Канга авылы мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессы татар теле дәреслекләре алып килде

Әстерхан өлкәсендәге Канга авылы мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессы татар теле дәреслекләре алып килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә. Бүген ул иртәдән Канга авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә килде.

Уку йортында 1156 бала белем ала. Узган ел биредә татар теле төп дәресләрнең берсе буларак укытыла башлаган иде.

Мәктәптә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны балалар милли киемнәрдән каршы алды. Бөтендөнья татар конгрессы уку йортына татар теле дәреслекләре дә алып килде. Укытучылар да, укучылар да моңа бик сөенде. Чөнки дәреслекләргә ихтяҗ зур. Тиздән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да мәктәпкә әсбаплар китерәчәк.

Канга авыл җирлегенә 4 авыл керә. Биредә 11 меңнән артык кеше гомер итә. 90 проценты татарлар. Шунысы сөендерә, башка милләт вәкилләре дә татар телен белә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*