Күңелгә рәхәтлек бирә торган кичә узды бүген үзәк китапханәдә. “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дип исемләнгән чара барышында берсеннән-берсе матур чыгышлар яңгырады, дип хәбәр итәләр Бөтендөнья татар конгрессының Баулыдагы бүлекчәсеннән. .
“Ак калфак” оешмасы татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина оештырган “Инсаният” төркеме шундый моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтте, кичәне алып барган Йолдыз Шакирова мөнәҗәт әйтү тарихы белән таныштырып узды.