tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутск өлкәсендәге Чунский бистәсендә намазлар уку өчен бина ачылды
Иркутск өлкәсендәге Чунский бистәсендә намазлар уку өчен бина ачылды

Иркутск өлкәсендәге Чунский бистәсендә намазлар уку өчен бина ачылды

27 ноябрьдә Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә яңа мәчет төзелешенә кадәр джум намазлары үтәчәк бина ачылды. Тантанага Иркутск мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев тормыш иптәше һәм күрше шәһәрләрдән килгән кунаклар чакырылган иде. Бу хакта Иркутск өлкәсендәге милләттәшләребез хәбәр итә.

Бәйрәм бик җылы шартларда үтте. Фәрит хәзрәт татар мөселман җәмгыятенең бердәм эшләвен билгеләп үтте. Җәмгыятьне теркәгәннән соң, кыска гына вакыт эчендә мәчет төзү өчен җир участогы алынды һәм эшләр башланды.

Татарлар мәчет территориясен чистарту , коймалау, бина төзү эшләрен чын күңелдән башлап җибәрделәр. Шулай ук проект бар инде . Чарада катнашучы хакимият җитәкчеләре мәчет төзелешенә рөхсәт бирде. Бәйрәмгә әзерләнүдә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары да актив катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*