tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхет өчен «Хәят» кирәк!
Бәхет өчен «Хәят» кирәк!

Бәхет өчен «Хәят» кирәк!

Үз очрашуларына мине берничә мәртәбә дәшкән булсалар да, ел дәвамында бер генә мәртәбә дә «Хәят» хатын-кызлар клубының матур һәм интеллектуаль кичәләренә эләгә алганым булмады. Казаннан кул сузым ераклыгында гына булган Саба якларына әле кайтып җитеп булмый, әле «вакыт юк» ише сылтау комачау итә. Ә аннары социаль челтәрләр аша берсеннән-берсе затлы, канәгать һәм шат йөзле танышларымны, аларның бердәмлеген, янып торган күзләрен күреп ымсынып куям: «Эх, барасы булган икән!» Бүген күпләрнең аралашуы онлайнга күчкән заманда «Хәят»лылар башка юлдан атлый: тырыш гаиләләрне бер мәйданга туплап, алар белән интеллектуаль уеннар үткәрә, балалар өчен мавыктыргыч бәйгеләр оештыра, кул эшләре ярминкәләрен киңәйтә. «Хәят» тормыш дигәнне аңлата. Бу исем болай гына сайланмагандыр дип уйлыйм, чөнки әлеге клуб хатын-кызларга иң элек шәхес буларак ачылырга ярдәм итә, әни кешенең тормышын йорт-җир белән генә бәйләмичә, яңа төсмерләр белән баета.

Авыл гаиләләрен берләштерүче әлеге клубның әнисе – Гөлнара ханым Фәтхрахманова. Ул үзе тумышы белән Мордовия якларыннан. Берничә ел Мәскәүдә «Россия тимер юллары» компаниясе дирекциясендә юрист булып эшләгән. Ыгы-зыгылы зур шәһәр, эшләп тә чүпләп бетерә алмаслык эш, никадәр генә перспективалар вәгъдә итсәләр дә, милли җанлы хатын-кызны үз кубызына биетә алмый. Гөлнара, аннан китеп, хәйрия проектлары белән шөгыльләнә башлый һәм булачак тормыш иптәше белән дә шунда таныша.

Биш елдан соң Гөлнара гаиләсе белән иренең туган ягы Сабага кайта. Ире белән бергәләп үз бизнесларын башлыйлар – чәчтарашханә ачып җибәрәләр. Клиентлар кабул итә башлап аралаша торгач, Гөлнара үзе төсле фикерли, кул эшләре белән шөгыльләнә, алдынгы карашлы туташ-ханымнар белән танышып китә, алардан ишетеп белгән төрле мастер-классларга йөри башлый. Менә шул чакта аның башына хатын-кызлар өчен махсус клуб булдыру идеясе килә, тик ул чагында аны күтәреп алучы булмый.

-– Күреп торам бит: районда талантлы хатын-кызлар бик күп, әмма алар үзләрен күрсәтергә оялалар. Ә минем шулкадәр аларга ачылып китәргә ярдәм итәсем килде. Декрет ялы, пенсия яше – хатын-кызлар өчен яңадан туу чоры ул. Бу вакытта алар үзләрен башкача хис итә башлый, күренми калган талантларын ачалар. Тик күбесе аны бүтәннәргә күрсәтергә кыймый, үз эшләрен бәяләүче булмас дип уйлый. Ә ул чор – заманча яңа проектлар – «перезагрузка» ясар өчен менә дигән мөмкинлек!

Бүген «Хәят» проектларын үз канаты астына алган тырыш туташ-ханымнар саны да төгәл унике! Алар оештыручы да, актив катнашучы да һәм башкаларны клуб әгъзасы булырга өндәүче дә.

– Безнең планнар, чыннан да, масштаблы, – ди Гөлнара ханым. – Велосипед уйлап чыгару белән шөгыльләнмибез, һәр оештыручы хатын-кыз үзе көчле булган өлкәдә активлык күрсәтә. Эльвира Галимуллина, мәсәлән, үзләренең гаилә бизнесы булган бакчачылык үзәгендә мастер-класслар һәм очрашулар үткәрә, Гүзәл Шәрифуллина ифтарлар, сабантуйлар уздыру белән шөгыльләнә, Гүзәл Садыйкова фермерлык, дөрес туклану юнәлешен үстерә, Нурсилә Хәлиуллина, тәрбияче буларак, балаларга кызыклы чаралар оештыра. Миләүшә, Эльмира, Айсылу, Лилия, Резедә һәм башка кызлар – һәркайсы үз эшендә профессионал. Безне уртак фикерләр, идеяләр бәйләгәнгә күрә берләштек тә инде, башка төбәкләрдә һәм илләрдә кулланыла торган уңышлы инструментларны кулланып, проектларыбызны тагын да үстерәсебез килә.

Сөйләр, язар сүз күп. Гөлнара ханымның идеяләр капчыгын күпме бушатсаң да бушый торган түгел! Алда тагын бик күп кызыклы проектлар тормышка ашарга тора. Миңа кызыклы тоелганы – күршеләрне бәйли торганы. «Кызганыч, хәзер янәшә яшәгән күпләр өстәлләрне киң итеп җәяр урынга капка-коймаларны мөмкин булганча биек ясый, – дип дәвам итә сүзен Гөлнара Фәтхрахманова. – Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрәсе иде! Шуңа да алда планлаштырылган фестивальләрдә урамнар өчен бәйгеләр үткәрергә ниятлибез. Моның өчен хәзер иганәчеләр эзләү эше белән мәшгульбез. Бу чарага халыкның игътибарын мөмкин булганча күбрәк җәлеп итәсебез килә».

Гади генә идеядән кабынып киткән хатын-кызлар клубы бүген әнә шундый планнар белән яши. Атлый-атлый инде хәйран юллар үткәннәр. Хәзер проектны тагы да күләмлерәк итү турында фикерлиләр, тик моның өчен өстәмә финанслар кирәк. Гөлнара ханымның бирешә торганнардан түгеллеген сүзләреннән түгел, башкарган хезмәтенә карап та әйтергә була. Башланган эш – беткән эш, ди безнең халык. Бетсен дип әйтүем түгел, барыр юлларында киртәләр булмавын телим!

Галия Хәбибрахманова

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*