tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар халык иҗаты фестивале кысаларында өйрәтүче семинарлар үз эшен башлады
«Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар халык иҗаты фестивале кысаларында өйрәтүче семинарлар үз эшен башлады

«Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар халык иҗаты фестивале кысаларында өйрәтүче семинарлар үз эшен башлады

7 декабрьдә «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар халык иҗаты фестивале кысаларында өйрәтүче семинарлар үз эшен башлады. Атна дәвамында ZOOM аша онлайн семинарлар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр узачак.

Рәсми сәламләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм “Татармәдәниресурс” үзәге җитәкчесе урынбасары Эльвина Якупова җиткерде.

Филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәтҗанова үзенең доклады белән беренчеләрдән булып чыгыш ясады. Игътибар үзәгендә “Халык мәдәнияте: традицияләр һәм инновацияләр” темасы торды.

Көннең икенче яртысында “Татар музыкаль җанрлары һәм аларның бүгенге хәлате”нә багышланган түгәрәк өстәл узды. Биредә педагогика, филология, сәнгать фәннәре докторлары фикер алышты.

Бүген исә “Татар фольклор ансамбльләренең эшчәнлеге: Репертуар сайлау һәм эш алымнары”, “Татар фольклорында лиро-эпик жанрлар” кебек докладлар тыңлап булачак.

Видеоконференцияләр программасы белән сылтама аша кереп таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*