tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” бәйгесенә йомгак ясалды…
“Бәхетле балачак” бәйгесенә йомгак ясалды…

“Бәхетле балачак” бәйгесенә йомгак ясалды…

Җәй айлары шатлыкка, балалар чыр–чуына  бай айлар. Балаларның шат авазлары, көлүләре   дөньяны яктырта, яшәвебезнең ямен арттыра.  Бүген, 24 июль көнне дә,  шундый матур көннәрнең  берсе булды. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Бәхетле балачак” интернет бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

Бәйгедә Канада, Франция, Төркиядән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, Татарстан Республикасыннан 3–14 яшьлек балалар катнашты.  Йомгаклау тантанасында алалар үзләренең һөнәрләрен  тамашачыга да тәкъдим иттеләр. Казан мәдәният үзәге  сәхнәсе җыр–моң, матур биюләр   белән гөрләп торды. Һәр балага бүләкләр, дипломнар  ташырылды, ә  әти – әниләргә, укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессының  ” Рәхмәт хаты”тапшырылды.

Бәйрәмебезнең матур бизәге булып, Татарстанның атказанган артисты ИлСаф башкаруында җырлар яңгырады.

Ә инде шушы матур бәйрәмнең иганәчесе Дания Әсгат кызы Туловага олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Гөлүсә Низаметдинова

2 Комментарии

  1. Зөлфирә

    “Бәхетле балачак” конкурсында катнашкан өчен дипломнар җибәрелә дип язган идегез, кайдан карап була икән? Җавап өчен алдан ук рәхмәт .

  2. Зөлфирә

    Фикер…

Фикер калдырырга Зөлфирә Отмена

Обязательные поля отмечены *

*