Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” бәйгесенә йомгак ясалды…
“Бәхетле балачак” бәйгесенә йомгак ясалды…

“Бәхетле балачак” бәйгесенә йомгак ясалды…

Җәй айлары шатлыкка, балалар чыр–чуына  бай айлар. Балаларның шат авазлары, көлүләре   дөньяны яктырта, яшәвебезнең ямен арттыра.  Бүген, 24 июль көнне дә,  шундый матур көннәрнең  берсе булды. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Бәхетле балачак” интернет бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

Бәйгедә Канада, Франция, Төркиядән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, Татарстан Республикасыннан 3–14 яшьлек балалар катнашты.  Йомгаклау тантанасында алалар үзләренең һөнәрләрен  тамашачыга да тәкъдим иттеләр. Казан мәдәният үзәге  сәхнәсе җыр–моң, матур биюләр   белән гөрләп торды. Һәр балага бүләкләр, дипломнар  ташырылды, ә  әти – әниләргә, укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессының  ” Рәхмәт хаты”тапшырылды.

Бәйрәмебезнең матур бизәге булып, Татарстанның атказанган артисты ИлСаф башкаруында җырлар яңгырады.

Ә инде шушы матур бәйрәмнең иганәчесе Дания Әсгат кызы Туловага олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*