tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем – кешелек дөньясының иң югары казанышы
Белем – кешелек дөньясының иң югары казанышы

Белем – кешелек дөньясының иң югары казанышы

Татарның алдынгы карашлы өлеше бүгенге тынгысыз заманда да милләтнең киләчәге турында кайгырта. Дөньяның асты өскә килгән, Җир шарының күп җирләрендә сугышлар барган чорга кердек. Берничә йөз – мең елга бер тапкыр туры килә торган заман бу, галимнәр аны, эпохаль вакыйга, дип атый. Алда дөнья күчәрен үз кулында тотарга теләүчеләр артыр һәм күп кыйммәтләр үзгәрер кебек күренә. Бөтенесе күренеп килә… Ахыры хәерле булсын.

Намаздан соң татар милләтенә җиңеллек теләп, Рәсәй дигән ил сакланып калсын иде, дип дога кылам. Экстремаль шартларда адәм баласы, җирдә яралган һәр җан иясе яшәргә, сакланып калырга тырыша. Илләр, милләтләр язмышы, киләчәге үлчәү тәлинкәсенә куелган.

Ульяновск татарларының милли-мәдәни автономиясе үз вакытында ныклы нигезгә куелгач, эшен кабул ителгән планнан тайпылмыйча алып бара. Мисал, чагыштыру өчен башка бер өлкәне язып үтәм. Октябрь аенда ике атна Әстерханда булып кайттым. Аннан бик авыр хатирәләр белән киттем. Татар теле Әстерхан шәһәренең үзендә юкка чыккан диярлек. Мин татар бүлеген ачып, алып барган «Идел» газетасы ковидка кадәр – 2019 елда ук ябылган, татар җәмгыятьләре, халык таркау хәлдә. Татар телендә телевидение, радио тапшырулары әллә кайчан ябылды. Мин ачып, булдырып калдырган күп нәрсәләр юк инде…

Хәзер үзен татар дип таныган кешегә үз өстендә эшләргә, офыкларын киңәйтергә мөмкинлекләр шактый бит. Ульяновск татар автономиясе  уздырган чаралар, «Өмет» газетасы һәркайсыбызга татарлыгын саклап калырга  менә дигән мөмкинлекләр бирә. Татарстан телевидениесенең, газета-журналларының, театрларының, сәнгать, дин әһелләренең, язучылар берлегенең, Бөтендөнья татар конгрессының, татар төбәкчеләре оешмасының, милли зыялыларыбызның бүгенге көндә тоткан ролен, тырышлыкларын аерым, зур хөрмәт белән ассызыклап үтәм. “ТНВ-Татарстан”, аеруча да «ТНВ-Планета» каналы без – Россия татарлары өчен ачылган бит. Соңгы ике-өч елда телетапшыруларның сыйфаты күпкә яхшырды. “Юлчы”, “Туган авылым”, “Җырлыйк әле”, “Башваткыч”, “Ком сәгате”, “Татарлар”, “Заман көзгесе”, “Таяну ноктасы”, “Күңелләрдә тальян моңнары”, “Ватандашлар”, “Йөрәктән-йөрәккә”, җомга көннәрендә дин дәресләре, “Нәсыйхәт” һәм башка күп тапшырулар йөрәккә сарымай булып ята. Татарстан Премьер-министры урынбасары, татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар дөньясын бер йодрыкка җыеп, бүген – Сахалинга, иртәгә – Себергә, берсекөнгә – Чечня, Дагестан, Карачай-Черкесс республикаларына, аннары Ырынбурга сәфәр кыла. Ул да кеше бит, тимердән түгел, гаиләсе, балалары бар. Җәмәгать, шуны аңласак иде: алар минем өчен, синең өчен, безнең өчен, милләтне, туган телне саклап калу өчен тырыша.

Ульяновскида татар автономиясе чараларында, Казаннан килгән мәртәбәле кунакларга еш булмаса да, татарлар кемнәр алар, дигән сорауны бирәләр. Соңгы тапкыр шундый сорау язучы, Тукай бүләге иясе Газинур Моратка бирелде. Җәмәгать, хәзер 90 нчы еллар түгел бит инде, кызыксынсаң, укыйм дисәң, ана телендә дә, русча да тематик әдәбият никадәр! Казан телевидениесе “Кто мы татары” исемле тапшырулар сериясен ничәнче тапкыр кабатлый инде. Тапшыруны мәшһүр татар тарихчысы Равил Фәхретдиновның улы – тарихчы Раил Фәхретдинов алып бара. Атасы да, улы да – тарих фәннәре докторлары, академиклар. Тапшыруларда тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков, Айрат Сыйтдиков, Илсур Мингалимов, Искәндәр Измайлов һәм башкалар катнаша. Материалны чәйнәп бирәләр, бары тик йотарга гына кала. Бу тапшыруларны карап барсак, галимнәргә урынлы-урынсыз, тозсыз сораулар бирелмәс иде. Ә татар әдәбияты тарихын чагылдырган лекцияләр сериясен академик Дания Заһидуллина укыды. Телевидениедән яңгыраган материалларның күбесе Җәмил абый белән безгә яхшы таныш булса да, лекцияләрне һәрчак тыңлыйбыз. Кайбер мәгълүматны, төгәл даталарны язып барам. “Әдәби хәзинә” сериясеннән телетапшыруларда Кол Галидән башлап совет чоры язучыларының бөтенесен диярлек күрсәтеп киләләр. Шул тапшыруны гына карасаң да, өстеңә кунган никадәр тутыгыңны кагып төшерәсең! Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! Үз халкының, иленең, нәсел-ыруының тарихын белмәгән кеше умыртка баганасыз хәлендә, дала буенча куылып йөрүче дөя чәнечкесе кебек әле анда, әле монда килеп сарыла. Җитди әдәбиятны уку бигрәк тә каләм тибрәткән, язу эше белән шөгыльләнгән милләттәшләребезгә мәҗбүри дияр идем. Матур әдәбиятны укымаган кешенең иҗатында үсеш булмый, бер урында таптанып тора, бер-берсен кабатлый торган бер төрле шигырьләр языла.

Безнең өйдә китапханә зур, китапларның күбесе милләт тарихын яктырта. Җитди китаплар уку кешенең фикерләү дәрәҗәсен үстерә, аңын камилләштерә. Адәм баласы, нинди генә профессия кешесе булуына карамастан, һәрдаим үз өстендә эшләргә, алга карап фикер йөртергә тиеш. Укымаган кеше тутыга, аны мүк баса. Коръәнне иңдергәндә әйтелгән беренче сүз укуга бәйле була – “Икъра – укы!” дип Җәбраил фәрештә Пәйгәмбәребез Мөхәммәдкә (с.г.с.) мөрәҗәгать итә. Коръәндә, укыган белән укымаган бер түгел, диелә.  Коръән, хәдисләребез гыйлем алуга зур игътибар бирә. Ленин бабабыз да безгә, укырга, укырга, укырга, дип васыять әйтеп калдырган.

Үзем классик әсәрләр – тарихи романнар, җитди, кешене фикерләүгә этәрә торган шигырьләр укырга яратам. Тукай һәрчак Тукай булып калачак инде, ул бер генә бит. Дәрдемәнд күп язмаган, әмма бөек фикерне кыска гына шигырьләренә  сыйдырган. Бүгенге көннең әйдәп баручы шагыйрьләреннән, әлбәттә, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Равил Фәйзуллин белән Рәдиф Гаташны беренче урынга куям. Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Нияз Акмал, Наис Гамбәр, Әнгам Атнабаев дөнья бәһасе торырлык шагыйрьләр иде, кызганычка, иртә киттеләр. Аларның шигырьләрендә нинди тирән фикер, кайтып-кайтып аларны укыйм, күзгә яшьләр килә…  Зур талантлар бу җирдә озак тоткарланмыйлар шул, күрәсең, бу җир аларга кысан, тардыр шул. Тукай да бит, очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, дип язып калдырган.

“ТНВ”дан Ренат Харисны без Җәмил абый белән аеруча яратып, кат-кат, үз итеп карыйбыз. Аның иҗатын тыңлагач, укыгач, бу бәндә, җир кешесе түгелдер инде, дип куям. Михаил Державинны татарчага тәрҗемә итеп кара әле син! Урта буыннан – Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ленар Шәех күтәрелеп чыктылар. Дөрес, бу буынны белеп бетермим инде, күбрәк үз буынымны укыйм. Яр Чаллыдан Айгөл Вәлиәхмәтова төрле жанрларда эшли, шактый күп конкурсларда җиңеп чыкты. Луиза Янсуар иҗаты үзенә җәлеп итә. Хәзер Совет чоры шагыйрьләре һәм язучыларының оныклары иҗатка килде. Казанның үзендә дә бу төркем рус телендә яза. Татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән “Газинур”, “Алтын Йолдыз” романнары авторы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова русча яза, ахыр чиктә, ике телдә язсын иде… Бу бала мәктәптә укыганда татар теле мәктәпләргә кайткан иде бит инде, ник телне өйрәнмәгән икән? Андыйларга хөрмәтем юк…

Поэзияне икегә – ир-ат һәм хатын-кыз шигъриятенә бүләм. Ир-ат иҗатын ярата төшәм, шул ук вакытта аларга таләбем дә зур. Дөньяны ир-ат тота! Иҗаттагы хатын-кызга хөрмәтем зур, алар шигърияткә хезмәттән соң, гаилә, бала мәшәкатьләреннән арынгач кына алына бит. Башта ир-ат иҗатын укып “туенам” да, хатын-кызны “десерт” кебек укый башлыйм. Күп булмаса да, шигърият мәйданында ут уйнатучы мөхтәрәм татар хатын-кызларының исемнәрен атап үтик әле: Клара Булатова, Лена Шагыйрьҗан – икесе дә Тукай бүләге лауреатлары, Флера Гыйззәтуллина – халык шагыйрәсе, Ульяновскидан – Иделбикә. Илсөяр Иксанова бик көчле энергетикага ия, гомумән, шагыйрә буларак, ул аерым, зур бер планета, кабатланмас шәхес, татар дөньясында шундыйлар күбрәк булсын иде. Шулай бервакыт Казанда Декабристлар урамында урнашкан Нәшрият йорты алдында аның белән очраштык та, аралашырга әллә ни вакыт булмады, сумкасыннан чыгарып яңа китабын бүләк итте. Өйгә кайткач су эчкән кебек укып чыктым да, Аллаһы бирсә бирә икән, дип талантына шаккатып, “акылыма килә алмыйча” утырдым. Вакытында шалтыратып, фикеремне, рәхмәтемне әйтә алмадым. Дөнья булгач, бәлки, бу материал рәхмәт билгесе буларак Илсөяр ханыма барып ирешер. Алда да уңышлар Сезгә, Илсөяр! Тукайга атлап түгел, чабып килегез!

Соңгы утыз елда кешелек җәмгыяте ирешкән күп уңай сыйфатлар юкка чыкты һәм котырып байлык җыю, акчага табыну кебек нәрсәләр тормышыбызга килеп кереп, түребезгә менеп утырды. Тормыш гел болай гына бармас, җайланыр, кешелек дөньясы үз асылына, кыйммәтенә кайтыр әле. Уку, белем алу, тәртип, тәрбия Советлар илендәге кебек изге төшенчәләргә әйләнер.

Шиһабетдин Мәрҗанинең яраткан укучысы, дин галиме, язучы, нәшрият хуҗасы, “Идел” газетасын ачучы һәм аның фактик редакторы, җәмәгать эшлеклесе, Әстерхан мөфтие Абдрахман Гомәри (кызганыч, репрессиягә эләгә): ”Знания представляют высшую ценность”,- дип язып калдырган.

Наилә Яуширмәле Потеева-Фатыйхова

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*