tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа»да бишенче тапкыр журналистлар өчен ифтар узды
«Татмедиа»да бишенче тапкыр журналистлар өчен ифтар узды

«Татмедиа»да бишенче тапкыр журналистлар өчен ифтар узды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә матбугат вәкилләре, язучылар өчен ифтар узды. Анда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән редакцияләрдән тыш, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татарстан» радиосы, шәхси басмалардагы журналистлар да катнашты.

Бу ифтар инде бишенче тапкыр үткәрелә. Ул 5 ел элек «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон башлангычы белән уздырыла башлаган иде. Анда һәрвакыт матбугатка катнашы булган, инде бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр искә алына, алар рухына дога кылына.

«Барлыгы 105 кеше чакырылды – матбугатка кагылышлы шәхесләр. Төп оештыручыларның берсе – мин, быел безне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хуплады. Алар бу башлангычны һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә, зур рәхмәт!» – диде Ләбиб Лерон.

Ифтарга Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чакырылган иде. Азанны язучы, драматург Данил Салихов әйтте. Җәлил хәзрәт вәгазь сөйләде, мәрхүмнәр рухына дога кылды.

«Татмедиа»да бик күп коллегаларыбыз ураза тота. Без төрле матбугат чараларында эшләүче коллегаларыбызны чакырдык. Икенчедән, ветераннарыбызны чакырып, алар белән күңелле генә очрашу нияте белән оештырдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ифтарда Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Дәүләт советы депутаты Камил Нугаев та катнашты.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*