tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем көне: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә яңа шәкертләрне каршы алдылар
Белем көне: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә яңа шәкертләрне каршы алдылар

Белем көне: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә яңа шәкертләрне каршы алдылар

Мөхәррәм аеның 24 нче көнендә (1 нче сентябрьдә), Татарстанның мөселман уку йортларында Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар узды. Төзекләндерелгән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе дә шәкертләрне каршы алды.

Быелгы уку елында мәдрәсәнең көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 65 шәр шәкерт кабул ителде.

Тантаналы линейкада мөгаллимнәр шәкертләрне тормышның яңа этабы башлануы белән котлады, аннан мәдрәсәнең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин шәкертләргә студент билетларын тапшырды һәм аларны беренче дәресләргә озатты.

Белешмә.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Россиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе төбәк әһәмиятендәге объект булып тора. Мәдрәсәнең тарихы 1882 елдан, күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның атасы Мөхәммәтҗан тарафыннан бер катлы таш бинага нигез салудан башлана. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Баруди тырышлыгы белән, татарлар арасында гына түгел, күп кенә төрки халыклар арасында да билгеле була.

Баштарак уку бинасы бер катлы, озынлыгы 16 м, киңлеге 8 м булган. 1885 елда А.Сәйдәшев аңа икенче кат өстәп төзетә, 1886 елда сәүдәгәр Үтәмешев өченчесен дә кордыра. 1901 елда өч катлы янкорма салына. 1909 елда “Мөхәммәдия”гә янда торган бер катлы Сәгыть мәдрәсәсе дә кушыла. Биналарның икесе дә аянычлы хәлдә тордылар һәм үзләренең архитектур-тарихи үзенчәлекләрен җуйдылар. Ләкин белгечләр зур эш башкарды – ике бина да төзекләндерелде.

Мәдрәсә әзерләп чыгарган шәкертләр арасында Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатыйх Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Бакый Урманче, Г.Рәхим кебек танылган шәхесләр бар.

2020 елда бинада төзекләндерү-реставрация эшләре башланып китте. Биредә фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңартып корылды. Бинаның тышкы ягы матурланды. Шулай ук тәрәзә рамнарын, ишекләрне, түбәне алмаштыру буенча эшләр башкарылды. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылды. Ремонт-реставрация эшләре үткәрү бинада 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, кием кию-салу бүлмәсен һ. б. урнаштырырга мөмкинлек бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*