tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы 150 татар тарихчысын берләштерәчәк
VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы 150 татар тарихчысын берләштерәчәк

VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы 150 татар тарихчысын берләштерәчәк

4-10 сентябрьдә 150 татар тарихчысы Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына җыелачак.

«Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын алтынчы мәртәбә уздырабыз. Быел ул өч этаптан тора, Омск һәм Свердловск өлкәләрендә оештырыла. Башка елларда без аны Казан, Уфа, Томск шәһәрләрендә үткәргән идек», — диде тарихчы Альберт Борһанов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

3 сентябрьдә Идел буе төбәкләреннән җыелган тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре Казан тимер юлы вокзалыннан махсус вагонга утырып, Омск шәһәренә юл тота. Делегация составында 54 кеше булачак. Омск өлкәсендә татар тарихын өйрәнүгә, милли үзаңны үстерүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр, очрашулар узачак. Әлеге чараларда катнашырга 21 төбәктән 150гә якын татар тарихын өйрәнүче, галим килер дип көтелә. Пандемия сәбәпле өлкә администрациясе күбрәк кешене җыярга рөхсәт итмәгән.

Омск өлкәсенең берничә авылында, шәһәрендә булганнан соң, 10 сентябрьдә делегация Свердловск өлкәсенә күчә. Анда да татарлар яшәгән авылларда чаралар узачак.

«Без бу чаралар ярдәмендә чит төбәкләрдә яшәүче татарларның дәрәҗәсен күтәрергә һәм аларның милли проблемаларын хәл итүдә үз өлешебезне кертергә тиеш. Мәсәлән, Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә бик күп татар яшәсә дә, милләттәшләргә игътибар җитми. Гомумән, Омск өлкәсендә проблемалар җитәрлек. Анда барып, милләттәшләргә ярдәм итәргә кирәк», — диде Альберт Борһанов.

Альберт Борһанов сүзләренчә, соңгы алты елда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр рәсми рәвештә оешып, Бөтендөнья татар конгрессының карамагында эшли. «Матур гына эшләр күренә, төрле төбәкләрдә форумнар, конференцияләр оештырабыз. Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәзер нык активлаштылар. Россия буенча карасак, татар төбәге тарихы буенча ике-өч көнгә бер китап чыгып тора», — диде спикер.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*