Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 26 укытучы Сатыш, Аккүл Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй, Мамалай, Түбән Шытсу, Саба, Чәбки Саба авылларыннан килүче 135 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Мәктәп заман таләпләренә бар яктан да җавап бирә. Аның иркен спортзалы, спорт мәйданчыгы, зур ашханәсе, барлык уңайлыклары булган класс-кабинетлары, көнкүреш хезмәт бүлмәсе, актлар залы, мастерское, проект эшчәнлеге бүлмәсе һәм китапханәсе бар.
Мәктәптә Ш.З. Зиннуровның музей бүлмәсе, туган якны өйрәнү музее эшли. Килгән кунаклар берничә төркемгә бүленеп, Сатыш мәктәбе, мәдрәсә буйлап сәяхәт ясадылар. Бәйрәм тантанасы Сатыш мәдәният йортында дәвам итте. Укытучылар һәм укучылар өлкән буын мөгаллимнәргә, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларга элеккеге мәктәп тормышын сурәтләде, җырлады, биеде. Укытучылар тарафыннан сугыш чорында колхоз эшчәнлегендә алдынгы рәттә булулары, укучыларны пионерга кабул итү, элеккеге педагогик совет беркетмәсеннән алган мәгълүматлар буенча алынган күренешләр сәхнәләштерелде. Мәктәп тәмамлаучылар һәм ветеран укытучылар үзләренең кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. “Безнең максат биредә укыган укучыларны, эшләгән укытучыларны, хезмәткәрләрне – барысын бергә очраштыру, фикерләштерү, хатирәләрен туплау иде. 150гә якын чакыру тараттык. Әгәр дә килгән кунакларның күңелен күрә алсак, без бик шат булырбыз”,–диде мәктәп директоры Фәргать Нигъмәтҗанов.
Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин изге теләкләрен җиткерделәр һәм олы юбилей белән тәбрикләделәр. “Сатыш урта мәктәбе коллективы бик көчле программа әзерләгән. Бөтен нечкәлекләренә кадәр шушы 100 еллыкны безгә ваклап салдылар. Үземә килгәндә, Сатыш мәктәбен 1973 елда тәмамладым, 1975 елга кадәр Саба урта мәктәбендә укыдым. 1975-1977 елларда армия сафларында хезмәт иттем. Хәтердә калган вакыйгалар шактый. Хәзер музей булган таш бинага беренче сыйныфка кердек. Башлангычта безгә Галия апа белем бирде. Бер ел агач мәктәптә, ул вакытта яңадан 2 катлы агач мәктәп бар иде, шунда 8нче сыйныфка кадәр укыдык. Безнең сыйныф аерылып тора. Хәзерге көндә 2 атказанган хезмәткәр, 2 министр урынбасары, югары квалификацияле табиблар, атказанган механизаторлар, укытучылар бар. Без алар белән ел саен очрашабыз, аралашабыз, кулдан килгән кадәр бер-беребезгә ярдәм итәбез, дус-тату итеп яшибез”, – диде биология фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәҗип Хаҗипов.
Икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фәнил Габдрахманов әлеге чараларның халыкны күрештерүенә, берләштерүенә, кәефен күтәреп җибәрүенә һич шиге юк. Ул да чал тарихы булган Сатыш мәктәбендә белем алган. “Мин укыганда 8 еллык мәктәп булса да, шул елларда ук данлыклы иде. Үзенең көчле коллективы белән аерылып торды. Зур шәхесләр чыккан белем йорты… Мәктәп белән мәдрәсә арасындагы бәйләнешне саклап кала алдык дип уйлыйм. Бәйрәмне бик зур горурлык белән күзәтеп утырдым. Юбилейны оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә”, –диде ул. Фәнил Габдрахманов музейга 3 метрика китабын, әби патша указын, мәктәп укучыларына Татарстан китап нәшриятының яңа китапларын тапшырды.
Раилә апа Галиева Сатыш мәктәбенә 1969 елда укытырга килә. 35 ел җәмгыять белеме һәм тарихтан белем бирә. “Уку белән хезмәтне бергә алып бардык. Сентябрь башыннан бер атна укыта идек тә, балалар белән колхоз эшенә чыгып китә идек. Бәрәңгене алып бетергәч, басуларда башак чүпләдек. Кыш көне якын-тирә авылларда концерт куя идек. Авылда, колхозда нинди эш бар, безнең җилкәдә булды, беребез дә зарланмады. Безне хөрмәтләп, шушы бәйрәмгә чакыруларына бик зур рәхмәт, –ди лаеклы ялдагы мөгаллимә.
2005 елда “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, 1998-2008 елларда мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Рөстәм Исмәгыйлов та үзе эшләгән чорны сагынып искә алды. “Мин дә Сатыш урта мәктәбе укучысы. 1975 елда укырга кереп, 1985 елда тәмамладым. Чын күңелдән рәхмәтемне барлык укытучыларыма, бигрәк тә беренче укытучым Галия апага, сыйныф җитәкчем Раилә апа Галиевага һәм озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рәхимов Мөхәммәт Вәли улына (мәрхүм) әйтәсе килә. 1988 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң, мине Мөхәммәт Вәли улы эшкә чакырып алды. Башлангыч хәрби дәрес укыта башладым. Соңрак тыйнак һәм булдыклы укытучы Госман абый Сабиров эштән киткәч, хезмәт дәресләрен бирделәр. 1998 елда район мәгариф бүлеге мәктәп директоры вазыйфасын йөкләде. 2008 елга кадәр “Саба таңнары” газетасына мөхәррир итеп билгеләнгәнче, эшләргә насыйп булды. Яшьлек еллары, күңелле вакытлар шунда үтте. Мәктәп коллективы белемле, бердәм һәм бик көчле иде. Сатыш урта мәктәбе алдынгы урыннарда барды. Әлеге уңышларның нигезендә, әлбәттә, укытучылар тора. Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Жукова Лариса Владимировна, Мәрданова Сәрия Хәбибрахман кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары оста оештыручы, чын педагог Әхмәтшина Рузалия Исмәгыйл кызы булдылар. Шулай ук әлеге елларда бик күп ремонт эшләре башкарылды, иске бурадан яңартылып үзебезнең ярдәмче хуҗалык булдырылды. Бу эшләрне башкарганда, әлбәттә инде, ир-ат укытучыларның Альберт Мәрдәнов, Азат Солтанов, Рәдиф Рәхимов, техник хезмәткәрләр Илдар Гыйльманов, Рүзәл Исмәгыйлев, Марат Сабиров, Рамил Әбубакиров, Наил Шиһабиевның, җыештыручылар, поварларның хезмәте бик зур булды. Эш белән ялны да бергә алып бардык. Концертлар, спектакльләр, уеннарда катнаштык. Экскурсияләргә бару, бәйрәмнәрне табигатьтә үткәрү… Әлеге елларда күләмле ремонт эшләрендә ярдәм иткәне өчен, район башлыгы Рәис Миңнехановка, мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Шамил Зиннуровка бик зур рәхмәтлемен”, – диде Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, “Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире. Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия ханым Хәсәнова Әнгам Атнабаевның “Яшьлек белән очрашу” әсәрен сөйләде. Шамил Зиннуровның улы Зөлфәт “Ага гомер” дигән җырын, педагогика фәннәре кандидаты Рамил Мирзаһитов истәлек сәгате бүләк итте.
Рузалия ханым Әхмәтшина 1987 елда мәктәптә эшли башлый. Аның мәгариф өлкәсендә 34 еллык стажы бар. “Укытучыларның матур итеп киенеп, биек үкчәле туфлиләр киеп, агач һәм таш идәннәрдән “шак-шок” басып йөрүләренә кызыга идем. Укытучылык һөнәренә беренче мәхәббәт тә шуннан башлангандыр инде. Шушы юлны сайлаганыма үкенмим. Мәктәптә күбесенчә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Шунысы куанычлы: мин укыткан балалар да шушы мәктәптә белем бирәләр. Минем коллегалар бик матур бәйрәм чарасы оештырганнар, бик күп хезмәт түккәннәр. Шундый җылы каршы алдылар. Безгә, лаеклы ялда булучыларга, хөрмәт ачык чагылды”, –дип, рәхмәтләрен җиткерде Рузалия ханым.
Рәшидә апа Хөрмәтуллина да шушы авыл мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укуны тәмамлап, Казан педагогогия институтына укырга керә. Гомер буе укытучы булып эшли. Сатыш мәктәбендә дә укыта. “Хәзер минем укучыларым пенсия яшенә җиттеләр инде. Сатыш мәктәбе минем өчен бик якын. Кияүгә чыкканнан соң, Чаллы шәһәренә күчеп киттек. 50 яшемдә кандидатлык диссертациясе якладым. Кая барсак та, без Сатыш мәктәбе укучылары дип, горурланып йөрдем. Экскурсия вакытында музейларга кергәч, пионерия атрибутларын күрүгә, балачакка кайткан кебек булдым”, –ди ул.
Чыганак: saby-rt.ru