tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер гасырлык мәктәп
Бер гасырлык мәктәп

Бер гасырлык мәктәп

Ш.З.Зиннуров исемендәге Са­тыш урта гомумбелем бирү мәк­тәбендә бүгенге көндә 26 укытучы Сатыш, Аккүл Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй, Мамалай, Түбән Шытсу, Саба, Чәбки Саба авылларыннан килүче 135 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Мәктәп заман таләпләренә бар яктан да җавап бирә. Аның иркен спортзалы, спорт мәйданчыгы, зур ашханәсе, барлык уңайлыклары булган класс-кабинетлары, көн­күреш хезмәт бүлмәсе, актлар залы, мас­терское, проект эшчәнлеге бүл­мәсе һәм ки­тап­ханәсе бар.

Мәктәптә Ш.З. Зиннуровның му­зей бүлмәсе, туган якны өйрәнү му­зее эшли. Килгән кунаклар берничә төркемгә бүленеп, Сатыш мәктәбе, мәдрәсә буйлап сәяхәт ясадылар. Бәйрәм тантанасы  Сатыш мәдәният йортында дәвам итте. Укытучылар һәм укучылар өлкән буын мөгаллимнәргә, төрле елларда мәктәпне тәмам­лаган укучыларга элеккеге мәк­­­тәп тормышын сурәтләде, җыр­­лады, биеде. Укытучылар та­рафыннан сугыш чорында кол­хоз эшчәнлегендә алдынгы рәттә булулары, укучыларны пионерга кабул итү, элеккеге педагогик совет беркетмәсеннән алган мәгълүматлар буенча алынган күренешләр сәхнәләштерелде. Мәктәп тәмамлаучылар һәм  ветеран  укытучылар  үзләренең кы­зыклы хатирәләре белән уртаклашты. “Безнең максат биредә укыган укучыларны, эшләгән укытучыларны, хезмәткәрләрне – барысын бергә очраштыру, фи­керләштерү, хатирәләрен туп­лау иде. 150гә якын чакыру тараттык. Әгәр дә килгән кунакларның күңелен күрә алсак, без бик шат булырбыз”,–диде мәктәп директоры Фәргать Нигъмәтҗанов.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин изге те­ләкләрен җиткерделәр һәм олы юбилей белән тәбрикләделәр. “Сатыш урта мәктәбе коллективы бик көчле программа әзерләгән. Бөтен нечкәлекләренә кадәр шушы 100 еллыкны безгә ваклап салдылар. Үземә килгәндә, Сатыш мәктәбен 1973 елда тәмамладым, 1975 елга кадәр Саба урта мәктәбендә укыдым. 1975-1977 елларда армия сафларында хезмәт иттем. Хәтердә калган вакыйгалар  шактый. Хәзер музей булган таш бинага беренче сыйныфка кердек. Башлангычта безгә Галия апа белем бирде. Бер ел агач мәктәптә, ул вакытта яңадан 2 катлы агач мәктәп бар иде, шунда 8нче сыйныфка кадәр укыдык. Безнең сыйныф аерылып тора. Хәзерге  көндә 2 атказанган хезмәткәр, 2 министр урынбасары, югары квалификацияле табиблар, атказанган механизаторлар, укытучылар бар. Без алар белән ел саен очрашабыз, аралашабыз, кулдан килгән кадәр бер-беребезгә ярдәм итәбез, дус-тату итеп яшибез”, – диде био­­логия фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәҗип Хаҗипов.

Икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фәнил Габдрахманов әлеге чараларның халыкны күрештерүенә, берләштерүенә, кәефен күтәреп җибәрүенә һич шиге юк. Ул да чал тарихы булган Сатыш мәктәбендә белем алган. “Мин укыганда 8 еллык мәктәп булса да, шул елларда ук данлыклы иде. Үзенең көчле коллективы белән аерылып торды. Зур шәхесләр чыккан белем йорты… Мәктәп белән мәдрәсә арасындагы бәйләнешне саклап кала алдык дип уйлыйм. Бәйрәмне бик зур горурлык белән күзәтеп утырдым. Юбилейны оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә”, –диде ул.  Фәнил Габдрахманов музейга 3 метрика китабын, әби патша указын, мәктәп укучыларына Татарстан китап нәшриятының яңа китапларын тапшырды.

Раилә апа Галиева Сатыш мәк­тәбенә 1969 елда укытырга килә. 35 ел җәмгыять белеме һәм тарихтан белем бирә. “Уку белән хезмәтне бергә алып бардык. Сентябрь башыннан бер атна укыта идек тә, балалар белән колхоз эшенә чыгып китә идек. Бәрәңгене алып бетергәч, басуларда башак чүпләдек. Кыш көне якын-тирә авылларда концерт куя идек. Авылда, колхозда нинди эш бар, безнең җилкәдә булды, беребез дә зарланмады. Безне хөрмәтләп, шушы бәйрәмгә чакыруларына бик зур рәхмәт, –ди лаеклы ялдагы мөгаллимә.

2005 елда “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, 1998-2008 елларда мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Рөстәм Исмәгыйлов та үзе эшләгән чорны сагынып искә алды. “Мин дә Сатыш урта мәктәбе укучысы. 1975 елда укырга кереп, 1985 елда тәмамладым. Чын күңелдән рәхмәтемне барлык укытучыларыма, бигрәк тә беренче укытучым Галия апага, сыйныф җитәкчем Раилә апа Галиевага һәм озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рә­химов Мөхәммәт Вәли улына (мәрхүм) әйтәсе килә. 1988 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң, мине Мөхәммәт Вәли улы эшкә чакырып алды. Башлангыч хәрби дәрес укыта башладым. Соңрак тыйнак һәм булдыклы укытучы Госман абый Сабиров эштән киткәч, хезмәт  дәресләрен бирделәр. 1998 елда район мәгариф бүлеге  мәктәп директоры вазыйфасын йөкләде.  2008 елга кадәр “Саба таңнары” газетасына мөхәррир итеп бил­геләнгәнче, эшләргә насыйп булды. Яшьлек еллары, күңелле вакытлар шунда үтте. Мәктәп коллективы белемле, бердәм һәм бик көчле иде. Сатыш урта мәктәбе алдынгы урыннарда барды. Әлеге уңышларның нигезендә, әлбәттә, укытучылар тора. Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Жукова Лариса Владимировна, Мәрданова Сәрия Хәбибрахман кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары оста оештыручы, чын педагог Әхмәтшина Рузалия Исмәгыйл кызы  булдылар. Шулай ук әлеге елларда бик күп ремонт эшләре баш­карылды, иске бурадан яңар­тылып үзебезнең ярдәмче ху­җалык булдырылды. Бу эш­ләр­не башкарганда, әлбәттә ин­де, ир-ат укытучыларның Аль­­берт Мәрдәнов, Азат Солтанов, Рәдиф Рәхимов, техник хезмәткәрләр Илдар Гыйльманов, Рү­зәл Исмәгыйлев, Марат Саби­ров, Рамил Әбубакиров, Наил Шиһабиевның, җыеш­ты­ручылар, поварларның хезмәте бик зур булды. Эш белән ялны да бергә алып бардык. Концертлар, спектакльләр, уеннарда кат­­наштык. Экскурсияләргә ба­ру, бәйрәмнәрне табигатьтә үт­кәрү… Әлеге елларда күләмле ре­монт эшләрендә ярдәм ит­кәне  өчен, район башлыгы Рә­ис Миңнехановка, мәгариф бү­леге җитәкчесе булып эшләгән Ша­мил Зиннуровка бик зур рәх­мәтлемен”, – диде Татарстан Рес­публикасының атказанган матбугат һәм массакүләм ком­му­никацияләр хезмәткәре, “Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире. Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия ханым Хәсәнова Әнгам Атнабаевның  “Яшь­лек белән очрашу” әсәрен сөйләде. Шамил Зиннуровның улы Зөлфәт “Ага гомер” дигән җырын, педагогика фәннәре кан­дидаты Рамил Мирзаһитов истәлек сәгате бүләк итте.

Рузалия ханым Әхмәтшина 1987 елда мәктәптә эшли баш­лый. Аның мәгариф өл­кә­сендә 34 еллык стажы бар. “Укы­тучыларның матур итеп киенеп, биек үкчәле туфлиләр киеп, агач һәм таш идәннәрдән “шак-шок” басып йөрүләренә кызыга идем. Укытучылык һөнәренә беренче мәхәббәт тә шуннан башлангандыр инде. Шушы юлны сайлаганыма үкенмим. Мәктәптә күбесенчә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Шунысы куанычлы: мин укыткан балалар да шушы мәктәптә белем бирәләр.  Минем коллегалар бик матур бәйрәм чарасы оештырганнар, бик күп хезмәт түккәннәр. Шундый  җылы каршы алдылар. Безгә, лаеклы ялда булучыларга, хөрмәт ачык чагылды”, –дип, рәхмәтләрен җиткерде Рузалия ханым.

Рәшидә апа Хөрмәтуллина да шушы авыл мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укуны тәмамлап, Казан педагогогия институтына укырга керә. Гомер буе укытучы булып эшли. Сатыш мәктәбендә дә укыта. “Хәзер минем укучыларым пенсия яшенә җиттеләр инде. Сатыш мәктәбе минем өчен бик якын. Кияүгә чыкканнан соң, Чаллы шәһәренә күчеп киттек. 50 яшемдә кандидатлык диссертациясе якладым. Кая барсак та, без Сатыш мәктәбе укучылары дип, горурланып йөрдем. Экскурсия вакытында музейларга кергәч, пионерия атрибутларын күрүгә, балачак­ка кайткан кебек булдым”, –ди ул.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*