tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш якташлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды
Актаныш якташлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды

Актаныш якташлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды

Бүген Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә Актаныш якташлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды. Концертта танылган йолдызларыбыз белән районыбызның сәнгать осталары чыгыш ясады.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хәйрия концертын оештыручы Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовка, барлык җырчыларыбызга, сәнгать осталарына олы рәхмәтен белдерде.

Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Әъзәм Гобәйдуллин тамашчыларга, яраткан артистларыбызга рәхмәт әйтеп, илебез мәнфәгатьләрен яклап ут эченә киткән егетләребезнең исән-сау туган ягыбызга җиңеп кайтуларын теләделәр.

“Без-бергә” волонтерлык хәрәкәте лидеры Гөлинә Иделбаева исеменә дә бүгенге чарада олы рәхмәт сүзләре әйтелде, аңа җитәкчеләр Рәхмәт хаты таршырды.

Артистларны хуплап яңгыраган көчле алкышлар бу чараның никадәр кирәкле , көтеп алынган икәнлегенә бер дәлил ул.

Татарстанның Халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Хөсәенов, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артистлары Газинур Фәрухшин, Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов, Азат Нургалиев, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, шулай ук башка сәхнә әһелләре тамашачыларыбызның күңеленә үтеп керерлек җырлары, нәфис сүзләре белән яңадан-яңа уңышларга рухландырып бик эчтәлекле ял киче бүләк итте.
Хәйрия концертының махсус кунагы-“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актанышыбызга багышлап язылган яңа җырлары белән кичәне ямьләде.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*