Шулай дип әйтүебез билбаулы көрәш буенча дөнья кубогы иясе, Европа чемпионатының көмеш призёры, ике тапкыр Россия һәм ике тапкыр Уразавыл сабан туе чемпионы, Халыкара класслы спорт мастеры, сафаҗайлы Ринат Рөстәм улы Сәбитов турында. Ул көрәш карьерасын тәмамлады дип, күптән килешкән иде инде безнең татар көрәшен яратучылар. Әмма ләкин талантлы һәм тәҗрибәле көрәшчебез Бөтендөнья ярышлары келәмендә күрсәтмәле триумфаль чыгыш ясап, берәү дә көтмәгән җирдән ике алтын медаль яулап кайтты.
4-8 октябрь көннәрендә Чувашстан Республикасы башкаласының “Чебоксар Арена” боз сараенда үткән бергә-бер милли көрәш төрләренең I Бөтендөнья уеннары 25 илдән 2 мең тирәсе спортчыны җыйган иде. Безнең өлкә милли көрәш федерациясен бу ярышларда Сафаҗайдан бертуган Ринат һәм Ришат Сәбитовлар күрсәтте һәм икесе дә зур уңышларга иреште. Ришат 90 кг авырлыкта алтын медаль яулаган булса, абыйсы Ринат 100 кг кадәр һәм абсолют категориядә чемпион булды.
Ринат һәм Ришат Сәбитовларны шушы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Илнар САДЕКОВ