tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татарлары татарча диктантны 4 мәйданда язды
Әстерхан татарлары татарча диктантны 4 мәйданда язды

Әстерхан татарлары татарча диктантны 4 мәйданда язды

14-15 октябрьдә Әстерханда дүрт мәйданчыкта – Габдулла Тукай исемендәге 74 нче мәктәптә, “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыятендә“, “Шәфкать” мәчетендә hәм “Заман” балалар студиясендә “Татарча диктант-2023” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.

Диктанты Татарстанның атказанган укытучысы Вәлиева Гөлфия Әнәс кызы, “Шәфкать” мәчетенең татар теле  укытучысы, магистр Серур Али кызы  Мифтяева укыды.  “Татарча диктант”ның максаты  – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.

Акциядә  балалар hәм өлкән яшьтәгеләр, катнаш гаиләдә тәрбияләнүче балалар теләп катнаштылар.

Наилә Есенбаева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*