tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер ярышта ике җиңү
Бер ярышта ике җиңү

Бер ярышта ике җиңү

Шулай дип әйтүебез билбаулы көрәш буенча дөнья кубогы иясе, Европа чемпионатының көмеш призёры, ике тапкыр Россия һәм ике тапкыр Уразавыл сабан туе чемпионы, Халыкара класслы спорт ма­стеры, сафаҗайлы Ринат Рөстәм улы Сәбитов турында. Ул көрәш карьерасын тәмамлады дип, күптән килешкән иде инде безнең та­тар көрәшен яратучылар. Әмма ләкин талантлы һәм тәҗрибәле көрәшчебез Бөтендөнья ярышлары келәмендә күрсәтмәле триум­фаль чыгыш ясап, берәү дә көтмәгән җирдән ике алтын медаль яу­лап кайтты.

4-8 октябрь көннәрендә Чувашстан Республикасы башкаласының “Чебоксар Арена” боз сараенда үткән бергә-бер милли көрәш төрләренең I Бөтендөнья уеннары 25 илдән 2 мең тирәсе спортчы­ны җыйган иде. Безнең өлкә милли көрәш федерациясен бу ярыш­ларда Сафаҗайдан бертуган Ринат һәм Ришат Сәбитовлар күрсәтте һәм икесе дә зур уңышларга иреште. Ришат 90 кг авырлыкта ал­тын медаль яулаган булса, абыйсы Ринат 100 кг кадәр һәм абсолют категориядә чемпион булды.

Ринат һәм Ришат Сәбитовларны шушы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!

 Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*