tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районында “Йөкле булу бәхете” исемле түгәрәк өстәл узды
Сарман районында “Йөкле булу бәхете” исемле түгәрәк өстәл узды

Сарман районында “Йөкле булу бәхете” исемле түгәрәк өстәл узды

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке АНА булуда. Әйе, бала тапкан хатын-кызның үз-үзен тотышы, карашлары ук үзгәрә, ул бала тәрбияләүче бөек затка әйләнә. Районда бала алып кайтырга теләүче йөкле ханымнар Сарман район үзәк хастаханәсендә очрашуда катнаштылар.

“Татар гаиләсе” Фондының Сарман булекчәсе җитәкчесе Индира Сахипова, татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илмира Салихова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән берлектә “Йөкле булу бәхете” исемле түгәрәк өстәлендә кызыклы, файдалы әңгәмә оештырылды, изге теләкләр белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*