tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумы
Татар яшьләре форумы

Татар яшьләре форумы

24 һәм 25 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак.

Әлеге чара Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәмендә уздырыла.Форумда югары һәм һөнәри белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары катнашачак.

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, шулай ук яшьләрнең игътибарын татар телен һәм аның кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм үстерүгә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Программа кысаларында Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары үз проектларын эшләячәк, юнәлешләр буенча мастер-классларда катнашачак, татар халкының милли традицияләрен һәм милли уеннарын искә төшерәчәкләр.

Мастер-классларның юнәлешләре: «Хореография»; «Театр серләре»; «Вокал»; «КВН»; «Ораторлык осталыгы»; «Милли мәдәният элементлары белән бизнес».

Форумда катнашкан яшьләр үз проектларын язарга һәм аны «Мизгел»милли-мәдәни клубы ярдәмендә ел дәвамында тормышка ашырырга була.Шулай ук, Форумның икенче көнендә, 25 октябрьдә, мастер-класслар барышында алган белемнәрне тәкъдим итү булачак.

Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә.

Чыганак: nabchelny.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*