tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яктылык»та Мәүлид бәйрәме
«Яктылык»та Мәүлид бәйрәме

«Яктылык»та Мәүлид бәйрәме

Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр күп. Ул дин галимнәре тарафыннан да хуплаган гамәл. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзе дә дүшәмбе көнне ураза тоткан. Белгәнебезчә, ураза тоту ул – ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән. Шуңа күрә мөселманнар да Пәйгамберебезнең туган көнен зурдан кубып уздыралар – мәчетләрдә һәм өйләрдә Коръән ашлары, мәҗлесләр үткәрелә, туганнар һәм дуслар җыелып, Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, әрвахлар рухына ай буе догалар укыйлар, зикер әйтәләр, һидия-бүләк бирешәләр.

Ә менә Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, ун ел элек, төгәлрәк, 2013 елда, мөселманнарның төп өч зур бәйрәмнәренең берсе булган Мәүлидне сәхнәгә чыгарды. Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге мәдәният сараенда, бина ремонтка ябылганчы, ел саен Мәүлид бәйрәмнәре уздырылып килде. Бу шулай дөрестер дә, чөнки чарага мәчет картлары гына түгел, яшьләр, эшкуарлар, шәһәр һәм өлкә хөкүмәте вәкилләре килә, сәхнәгә чыгып халыкны котлыйлар, бүләклиләр. Мәдрәсәләрдә укучы балалар өчен дә өйрәнгән догаларын әти-әниләре, әби-бабалары алдында сәхнәдән укып күрсәтү мөмкинлеге була, шуның белән алар олыларның һәм руханиларның хәер-фатихасын алалар. Шулай ук Казаннан дини программалары белән Зөһрә Сәхабиева кебек артистлар, Ильяс Халиков кебек профессиональ мөнәҗәтчеләр килә, авыл мәдрәсәләрендә укучы балалар да читтә калмыйлар, ерак юл дип тормыйлар, имамнары һәм ата-аналары белән килеп өйрәнгән догаларын укыйлар, дин һәм әдәп темаларына скетчлар куялар…

Тик беренче вакытларда Мәүлид бәйрәмендә заллар тулы булса, тора-бара буш урыннар күренгәли башлады. Дөресен генә әйткәндә, заманасы үзгәрде – 2020 елда коронавирус халыкны өйләрендә бикләде, эш тә, аш та, бәйрәмнәр дә онлайн форматка күчте, күп корбаннар алып киткән чир халыкны зур тамашалардан шулай аерды да куйды. Оештыручылар хәзер инде зур залларны арендага алмаска тырышалар.

Шуңа күрә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр татар автономияләре, региональ Диния нәзарәте быелгы чараны “Яктылык” мәктәбе бинасында уздырырга карар кылдылар. Анда Самараның – “Яктылык”, Крутые Ключи һәм Южный город мәктәпләрендә укучы татар балалары, шулай ук Гали һәм Иске Ярмәк укучылары, укытучылар һәм ата-аналар – барлыгы җиде йөзләп кеше катнашты.

Балалар башта Мәүлид бәйрәменә открыткалар ясау буенча оештырылган остаханәдә шөгыльләнделәр, аннары квест уенында катнаштылар. Мәктәп коридорларында 4 станция оештырылган, катнашучылар шулар арасында йөгерешеп йөри-йөри, дин темаларына бирелгән биремнәрне төгәл итеп үтәргә тиеш иделәр. Уен барышында алар ислам дине буенча белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан күп яңалыклар белделәр. Квест биреме буенча балалар ислам диненең төп хәзинәсен эзләделәр һәм таптылар. Ул, әлбәттә, изге Коръән китабы иде. Бөтен командалар да квестны уңышлы үттеләр.

Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да күп иде – мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Дуслык» җәмгыяте вице-президентлары Минәхмәт Хәлиуллов һәм Марат Канюкаев, Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Айрат хәзрәт Кәлимуллин һәм “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова.

Мөфти, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, болай диде: “Хөрмәтле укучылар. Без бүген ислам дине нигезләрен яхшы белүегезне күреп бик шатландык. Шуны белегез, Мөхәммәд пәйгамбәр аның сөннәтләре буенча яшәүчеләрне генә Аллаһы каршында яклаячак. Бүгенгә сезнең төп бурычыгыз – яхшы уку, дөньяны танып белергә өйрәнү. Бүгенге бәйрәм сезне дин белеменең тагын бер баскычына күтәрде. Бәйрәм белән!”
Рәсми өлештән соң бәйрәм сәхнәсен укучылар биләде – догалар укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Иске Ярмәк мәдрәсәсе укучылары 500 ел элек төрки халыклар иҗат иткән кысадыны күрсәттеләр. Программа “Яктылык” мәктәбе укучылары чыгышы белән тәмамланды.

…Шулай итеп, ни гаҗәп, мәктәптә үткән Мәүлид бу бәйрәмне тагын бер баскычка күтәрде дип әйтергә була. Чөнки, беренчедән, ул олы кешеләр өчен түгел, ә дөньяны танып белергә өйрәнеп кенә килүче балалар өчен узды. Алар мавыктыргыч уеннар аша Пәйгабәребез тормышы турында күп мәгълүмат тупладылар, догалар өйрәнделәр. Икен-чедән, талчыккан тамашачы булып йоклап утырмадылар, ә көне буе хәрәкәтләнделәр. Хәзер инде Мәүлид бәйрәме киң стадионнарга, яисә шул ук “Чайка” чаңгы базасына чыгар, дип көтәргә генә кала.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*