tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәмлектә безнең көч
Бердәмлектә безнең көч

Бердәмлектә безнең көч

12 майда Кочко-Пожар мәдәният йортына Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән, Сергач, Спас, Кызыл Октябрь һәм Пильна округларыннан әлеге җыенга иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы, телебез, милли мәдәниятебез сагында торучы 100гә якын ак калфаклы ханым җыелды.

Җыенны өлкә татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче өлкә “Ак калфак” татр хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина башлап җибәрде һәм
делегатларны сәламләү өчен сүзне автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиевка
тапшырды. Мирзәхләм Гаярович хатын-кызларыбызның җәмгыятьтә, татар милләтен
үстерүдә, гореф–гадәтләрне, телне саклап калуда тоткан олы ролен ассызыклап, татар
ханымнарын берләштерүче “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенең мөһимлеген, әһәмиятен билгеләп үтте һәм күп санлы проектларны тормышка ашыру өстендә армый-талмый эшләүче, үз тирәсенә төрле яшьтәге төрле хезмәт вәкилләре булган хатын-кызларны, шул исәптә яшь активистларны берләштерүче Зилә Ардинат кызына, аның алыштыргысыз ярдәмчеләренә һәм барлык үткәрелгән чараларда актив катнашучы ак калфакчыларга рәхмәтләрен белдерде.

Елга бер тапкыр уздырыла торган бу җыенга, гадәттәгечә, Татарстаннан күренекле
шәхесләр – язучылар, шагыйрьләр, журналистлар җәлеп ителә. Быел да хөрмәтле
кунаклар – өлкә автономиясе махсус чакырган “Татарстан Республикасының традицион
мәдәниятне үстерү үзәге” җитәкчесе, этнограф, танылган фольклорчы Фәнзилә Завгарова, Бөтендөнья татар конгрессы безгә бүләк итеп юллаган Казан дәүләт филармониясе артистлары, танылган җырчылар Сөмбел Билалова белән Алмаз Хәсәнов чараларда катнашып, аларны тагын да күркәмрәк итте.

Җыен барышында клубка мәркәзебез Казаннан килгән тагын бер төркем кунаклар кереп чыкты. Татарстанда нәшер ителүче татар басмалары журналистлары делегациясен җитәкләгән БТКның мәгълүмат хезмәте һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хатын-кызларны җылы тәбрикләп, БТК исеменнән кайнар сәламнәрен җиткерде, һәр эштә дә актив булганнары өчен рәхмәтсүзләре ирештерде, ихлас теләкләрен юллады, ә танылган шагыйрь Булат Ибраһим, юл уңаеннан, “Балык теле” дип аталган тирән эчтәлекле, гыйбрәтле шигырен укыды. Алтынчы тапкыр үткәрелгән сход кысаларында иң актив эшләүче асыл затларыбыз төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булды.

“Туган як” газетасы редакциясе гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы-2022” исеменә быел
Нижгар татарлары конгрессы урынбасары, Кызыл Октябрь округы ак калфакчылары
җитәкчесе Гөлнара Абдуллина лаек булган иде. Аңа Дипломны һәм Казаннан алып
кайткан махсус бүләк – гүзәл затларны сүрәтләгән матур курчакны “Туган як”ның баш
редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды.

Бер очрашу – үзе бер гомер дигәндәй, төрле җирлекләрдән килгән хатын-кыз күзгә-күз очрашып бик теләп аралашты, туйганчы сөйләште, бер-берсе белән истәлеккә фотога төште. Гомумән, ул бик күркәм һәм оешкан төстә узды, һәр катнашучының күңеленә якты хәтирә булып кереп калды. Аннары делегатлар өчен төшке аш оештырылды. Аларны тукландыру чыгымнарын тулаем өлкә татар автономиясе тотты.
Барлык оештыручыларга, мәгълүмати партнерларга, ерак араны якын итеп килгән Казан кунакларына, җыенда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып торабыз. Иң мөһиме – бергә булыйк, бердәм булыйк, чөнки бердәмлектә безнең көч!

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*