tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил хәзрәт Гайнетдин: Дин әһелләренә бердәм булып яшәргә насыйп булсын
Равил хәзрәт Гайнетдин: Дин әһелләренә бердәм булып яшәргә насыйп булсын

Равил хәзрәт Гайнетдин: Дин әһелләренә бердәм булып яшәргә насыйп булсын

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин дин әһелләре бердәм булып, дини-рухи терәк булып яшәргә насыйп булсын, дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Изге Болгар Җыенында чыгышында әйтте.

“Татарстан Исламның рәсми рәвештә кабул ителүенең 1100 еллыгын шундый тантаналы итеп уздырды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез. Милләт кенә түгел, гомумроссия милләте лидеры булган Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип мөрәҗәгать итте Равил Гайнетдин.

Ул 80 илдән делегатларны Татарстан җирлегендә кунак итүләрен билгеләп узды. “KazanForum”,  Хәләл экспо ярминкәсе, мөселман медицина хезмәткәрләренең форумы, Мәрҗани мәчетендә, Фәннәр академиясендә фәнни-дини форум узды. Казанда беренче тапкыр массакүләм Коръән Кәрим басыла башлау хөрмәтенә КФУда тарихи такта эленде”, – дип вакыйгаларны санап узды.

“1500 имам белән күрештек, милләт, динебез, киләчәгебез хакында фикер алыштык. Бүген исә Болгар җиренә җыелдык. Безнең догачылар булуыбызга Раббыбыз насыйп әйләсен. Дин әһелләре бердәм булып, дини- рухи терәк булып яшәргә насыйп булсын!” – дигән теләген җиткерде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*