tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Изге Болгар җыены”нда өйлә намазы укылды
“Изге Болгар җыены”нда өйлә намазы укылды

“Изге Болгар җыены”нда өйлә намазы укылды

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» үтә. Бу бәйрәм Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. Быелгы чарада 40 меңгә якын кеше, шул исәптән – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисадый форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнаша.

12.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда өйлә намаз укылды.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итә. Быел кунаклар өчен киң программа әзерләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*