Бәйрәмнәр алар шулай, уза да китә, ә менә алардан алган хис-тойгылар әле озак вакыт күңелне җылытып тора. Яисә, була шулай, көч куясың, күпме вакыт китә, нервыларны әйтеп тә тормыйбыз инде, ә менә син көткәнчә килеп чыкмый. Быелгы сабан туе да бер дә без уйлаганча булмады шул. Беренчедән, Идел буе сабан туе “аквасабантуй” булып истә калыр инде ул барыбызның да хәтерендә. Ә икенчедән, шундый зур чара алдыннан безнең алдыбызга Россия күләмендә краеведлар форумын уздыру бурычын кую да бик зур сынау булды.
Бу ике зур чара тагын бер кат командабызның бердәмлеген, эшебезне бәяләп, ярдәм итәргә әзер милләттәшләребезнең аз булмавын күрсәтте. Шулай ук безнең өчен шактый катлаулы вакыт, лакмус кәгазе кебек, кемнең кем икәнлеген, кемгә таянырга була, ә кемгә ышаныч юклыгын да бик яхшы ачыклады.
Әлбәттә, бу ике чараны уздыруда таякның авыр башы Татарстан белән өлкәбез, шәhәребез хакимиятләренә төште, шулай ук безнең автономия дә читтә калмады. Айдан артык баш күтәрми бу чараларга әзерләндек, күпсанлы сорауларны чиштек, кайчакта булмастыйны да булдырдык. Тик, безнең Совет, башкарма комитеттан башка тагын әле активистларыбыз да булмаса, без бу эшләрне ерып чыга алмас идек. Максатым менә нәкъ шундыйлар турында язу.
Башта 8 июльдә узган краеведлар форумы турында. Ял көне, авыл кешесенең мең төрле мәшәкатьләре, озын юл… Шуларга да карамастан, безнең краеведлар клубы җитәкчесе, зуррбишчалы Әлфия Хәйдәр кызы Мөхәммәтҗанова үзенең хезмәттәшләрен туплап китерә алды, аның белән безнең иң ышанычлы активистларыбыз иртән иртүк Халыклар бердәмлеге бинасында иде инде. Аларның hәркайсына, шулай ук Кызыл Октябрь округы хакимиятенә, Нижгар татарлары конгрессына зур рәхмәтләребез. Алар башка регионнардан килгән 80нән артык краеведлар, студентлар, безнең активистлар белән бергә мондый форматтагы бик уңышлы беренче Форумның катнашучылары булды. Араларында кичке якта ук баннерлар элү, күргәзмәләр ясау, таратырга материаллар әзерләү, делегатларны ашату-эчертү кебек эшләрне алып барган безнең Гүзәл белән Альберт Юсыповлар, Гөлсем Алиева, Зөлфия Сямиуллина, Венера Җәфәрова, Динара белән Дания Юсиповалар, Әдилә Саберова, Зөлфия Булатова, Данил Латыйпов, Нуршат Шәрәфетдинов бар иде.
Ничек инде иң яшь активистларыбыз Аиша Гузаирова, Камилә Абраһимова, Кәрим Хәлилов, Мансур Таһиров, Айдар Абдрафиков, Әлфия Кабаева, Надия Сатдарова турында әйтми калырга?! Бәлки алар әле мәшәкатьләрнең күбрәк өлешен дә үз өсләренә алгандыр. Алдагы көнне зурлар белән рәттән эшләсәләр дә, икенче көнне Автозавод паркы янында иделәр инде. Коеп яуган яңгыр астында алдан билгеләнгән эшләр дә, әллә каян гына килеп чыга торган башка мәшәкатьләр дә нәкъ менә шушы яшьләребез җилкәсенә төште. Арадан берсе дә зарланмады, арыдым дими, юк дими, бар паркны бер итеп, су ерып, йөкләнгән эшне үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга һәм шундый балалар тәрбияләгән ата-аналарына.
Алдан атап узган активистларыбыз белән беррәттән Пильнадан махсус килгән “Нур” оешмасы җитәкчесе Надирә ханым Абдулганиева, Киров исемендәге СПК бухгалтериясе хезмәткәрләре дә бу гадәти булмаган көннең бетмәс мәшәкатьләрен безнең белән бергә бүлештеләр. Автономия чатырында көне буе аяк астында аккан гөрләвекләрне ерып, 200 гә якын кеше өчен табыннар кору, ашату, җыештыру алар өстендә иде.
Әлбәттә инде, иң җылы сүз-ләребез, яхшы теләкләребез безнең татар районнары башлык-ларына, авыл үзешчәннәренә, район фольклор коллективларына, аларның җитәкчеләренә. Нәкъ менә алар милли колоритны, татарлыгыбызны күрсәтүчеләр. Алар hәрчак безнең белән, барлык чараларның бизәге дә, үзәге дә. Татар районнары- ның күргәзмә чатырлары, милли киемле тату коллективлары, бернигә карамастан кунакларны каршы алуда да, сәхнәдә Рәшит абый Ваһаповка багышланган “Милли көй” фестивалендә чыгыш ясарга әзер булулары да хөрмәткә лаек.
Сүз уңаеннан, Идел буе сабан туенда автономия тарафыннан безнең сәхнәгә 8 сәгатьлек концерт программасы әзер иде, анда үзебезнең районнар һәвәскәрләре, “Туган як моңнары” ансамбле, шәhәр үзешчәннәре, регионнардан килгән артистлар да катнашты. Мәскәүдән килгән якташларыбыз да бик матур чыгышлары белән сөендерде, моның өчен «Тальян» ансамбле җитәкчесе Рафек Вәлитовка аерым рәхмәт.
Иң күңелле күренеш – хәзер төрле район коллективлары үзара аеруча тыгыз аралаша, бер-берсенең бәйрәмнәрендә катнаша башлады. Тагын сүз уңаеннан күңелне бик җылыткан бер хәлне әйтеп үтәсе килә. Безнең аша Сабан туйларын уздыру буенча курсларда укып кайткан егетләребез – Петрякстан Әхмәр Закиров белән Бозлаудан Ринат Кукаев алган белемнәрен үз авылларында гына бик оста кулланып калмады, нәкъ менә авылларының күрке булган, милли йолаларны саклап калу йөген гаиләләре белән бергә тартучы шушы ике егет тормыш иптәшләре белән башка районнарда да Сабан туен уздыруда булыштылар. Нинди матур үрнәк! Эх, Казанга барып төрле чараларда катнашканнарның барысы да шулай анда белгән-алган-күргәннәрен кайтып, эштә куллансалармы?!
Әлбәттә, бәйрәмне киң яктырткан өлкә “Туган як” газетасы журналистларына да рәхмәтнең олысы.
Менә шулай, бәйрәм узды, алда алар әле күп булыр, планнарыбыз зурдан. Бергә булганда гына аларны дәрәҗәле, матур, күләмле итеп оештырырга була. Клубларны гына түгел, балалар бакчаларын да, мәктәпләрне дә уртак эшебезгә активрак тартырга кирәк. Шулай гына татарлыкны, миллилекне саклап калырбыз, Аллаhы Тәгалә боерса.
Зилә АХМАДУЛЛИНА,
өлкә татар автономиясе хезмәткәре.
“Туган як” газетасы