“Хатын-кызлар – дөнья матурлыгы,
Аның яме, нуры, яктысы.
Нәсел җебен дәвам иттерүче,
Кешелекнең гүзәл яртысы”.
Бу юллар күренекле шагыйрәбез Зөһрә апа Сөләйманованың “Хатын-кызга мәдхия” шигыреннән. Әйе, дөньяның бар матурлыгы хатын-кызда тупланган, нәкъ гүзәл затлар гаилә учагын саклаучы, кешелек дөньясын дәвам итүче булып тора. Ә инде аның җәмгыятьтә тоткан роле әйтеп бетергесез зур, хокуксыз булган вакытлар күптән еракта калды. Бераз тарихка кереп, төгәлрәк әйткәндә, әле 1908 елда Америка Кушма Штатының Нью-Йорк шәһәре урамнарына 15 меңнән артык хатын-кыз чыгып, барлык хокукларын ирләрнеке белән бердиләтүне таләп итә. Ә 1910 елда Даниянең Копенгаген шәһәрендә узган социалистка хатын-кызларның икенче халыкара конференциясендә коммунист Клара Цеткин Халыкара хатын- кызлар көнен булдыру мәсьәләсен катгый итеп көн кадагына куя.
Россиягә килгәндә бу бәйрәмнең тарихы 1913 елның 8 мартында узган митинглар, демон-страцияләрдән башлана. Әял көне буларак ул бездә 1966 елда игълан ителгән һәм әлегә кадәр 8 март хатын-кызларны котлау, олылау, аңа мәдхия уку көне булып тора.
Тиешле хокукларны яулагач, хатын-кыз иҗтимагый тормышта да актив катнаша башлый. Мәсәлән, Бөек Октябрь революциясеннән соң бар җирдә дә женсоветлар булдырыла һәм хатын-кызның ихтыяҗын, хокукларын яклау өстендә алар уңышлы гына эшлиләр.
Инде безнең чорга килгәндә, үзгәртеп кору елларында тынып торган иҗтимагый эш үткән гасыр ахырында кабат җанлана башлады.
Татар хатын-кызлары һәрвакыт милләтебез, телебез, мәдәния- тебез сагында торды һәм тора, иҗтимагый эшчәнлек алып бара, милли бәяләребезне саклап үстерү өстендә ир-атлардан күбрәк тырышлык күрсәтә дисәм дә, ялгышмамдыр. Аларны берләштерүче – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы. 1990 елда барлыкка килгән бу иҗтимагый оешма хатын-кызларның, гаиләнең, балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү; гореф-гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын- кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла.
Хәзер инде бу оешманың бүлекчәләре Татарстан Республикасы районнарында, Россиянең татарлар яшәгән барлык регионнарында, хәтта чит илләрдә дә уңышлы гына эшләп килә, алай гына да түгел – эшчәнлеге җәелгәннән җәелә бара, бар җирдә дә аның активы, лидерлары бар. Ә Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасын 2014 елдан бирле күренекле җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы һәм атказанган укытучы Кадрия ханым Идрисова җитәкли. Нәкъ шул чордан башлап бу оешманың эшчәнлеге тагы да активлаша төште.
Безнең регионда да өлкә татар автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы үзенең эшчәнлеген елдан-ел киңрәк җәелдерә бара, аның алмаштыргысыз җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина Нижгар өлкәсеннән гайре бүтән регионнарда, Татарстанда да киң җәмәгатьчелек арасында танылган шәхес. Менә шушы тынгы белмәгән, тиктормас ханым хатын-кызның иҗтимагый өлкәдәге хәрәкәтен җанландырып, киң итеп җәелдерде дә инде – хәзер татарлар компакт яшәгән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь, Сечен районнарында, һәр татар авылында “Ак калфак” бүлекчәләре эшләп килә, бар җирдә дә актив тупланган, лидерларыбыз бар, өлкә үзәге, Дзержинск шәһәре бүлекчәләреннән кала барысын да шушы юллар авторы җитәкчелегендәге районара оешма берләштерә.
“Ак калфак”ның эшчәнлеге нидән тора соң? Бу сорауга җавапны бер сүз белән генә биреп тә булмый, тулаем алганда – ул укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең, кыскасы, милләтебезгә, телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәт-ләребезгә битараф булмаган төрле өлкәдә хезмәт итүче ханымнарның көндәлек эшеннән тора.
Әинде күләмлерәк эшләргә килгәндә – өлкә татар автономиясе, Татарстан оештырган конкурсларда, мәдәни чараларда, Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы форумнарында, съездларда, күчмә утырышларда катнашудан гыйбарәт. Соңгыларына килгәндә, аларга, кагыйдә буларак, урыннарда актив эшләүче ханымнар юллана.
2007 елдан башлап, Казанда “Ак калфак”ның биш тапкыр форумы һәм ике съезды уздырылды. Аларда Татарстаннан, регионнардан, чит илләрдән 600-800 кеше катнаша, шул исәптән безнең регионнан да берничә ханым юллана. Тулаем алганда, өч дистәгә якын ханым шушы чараларда булып кайтты инде һәм анда туплаган тәҗрибәләрен үз эшчәнлекләрендә киң кулланалар. Ел әйләнәсендә уздырылган күчмә утырышларда да һәрчак катнаша килдек, кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле соңгы ике елда алар уздырылмый. Өлкә күләмендә уздырылганнарына килсәк, әлбәттә, беренче чиратта, өлкә татар хатын- кызлар җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы тора. Анда, кагыйдә буларак, 100гә якын иң актив ханымнар, бүлекчәләр җитәкчеләре катнаша. Ул бездә дүрт тапкыр инде уздырылды һәм һәрбересе диярлек Татарстан вәкилләре катнашы белән. Мәсәлән, 2016 елның апрелендә узган беренче җыенга Кадрия Раесовна үзе килгән иде, шулай ук “Сөембикә” журналының баш редактор урынбасары Рәмзия ханым Кашшапова да катнашты анда. Аннан соңгыларына Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, билгеле шагыйрә Шәмсия ханым Җиһангирова, “Сөембикә” журналы хезмәткәре Гөлнур Сафиуллина, язучы Зифа Кадырова чакырылган иде. Шулай ук һәр җыенда һәм конкурста татар эстрадасының күренекле җырчылары катнаша. Казан кунаклары безгә өлкә татар автономиясе, шәхсән Зилә ханымның тырышлыгы белән теләп киләләр.
“Нижгарбикә” конкурсында татар авылларыннан уңган-булган ханымнар катнаша, сәхнәгә, кагыйдә буларак, алты-җиде катнашучы чыга һәм һәрбересе ут уйната. Бу ике зур чара бер көндә Кочко- Пожар мәдәният йортында уза. Быел да алар апрель аена планлаштырылган.
Бертөрле нәтиҗә ясау, активларны, конкурслар җиңүчеләрен, юбилярларны бүләкләү максаты белән ел башында йомгаклау утырышы уздырыла. Шулай ук күчмә утырышлар да оештырыла, аларны Кочко-Пожар, Сафаҗай балалар бакчалары, “Туган як” редакциясе, Уразавыл кабул иткән бар. Март ахырында икенче тапкыр «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесен дә уздырырга җыенабыз.
“Ак калфак” бүтән иҗтимагый оешмалар – Нижгар татарлары конгрессы, Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы, Дзержинск татарлары автономиясе һәм, әлбәттә, “Туган як” редакциясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Актив, лидер ханымнарны билгеләү өчен дистә ел элек редакция “Ел хатын-кызы” исемен бирүне гамәлгә куйган иде һәм иҗтимагый тормышта актив катнашкан ун кеше инде бу исемгә лаек булды. Шулай ук “Ак калфак” уздырган барлык чараларда “Туган як” беренче ярдәмче һәм информацион партнер булып чыга.
Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясеннән башка без, әлбәттә, канатсыз кош булыр идек, чөнки төп ярдәмчебез нәкъ шушы оешма. Эшләгән эшләребез байтак, эшлиселәре аннан да күп, иң мөһиме – бердәм булыйк, илдә тынычлык булсын!
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган шушы материалны, әлбәттә, котлау сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
Кызлар! Тышта яз кояшы балкый, гөрләвекләр ага, тирә-як кышкы йокыдан уяна. Сезне язның шушы беренче бәйрәме белән ихластан котлыйм. Хатын-кыз бит ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызның күбесе эш белән мәшгуль – балалар да үстерәбез, йорт-җирне дә карыйбыз, карьера да ясыйбыз, әмма мең төрле мәшәкатьләргә чумган булуыбызга карамастан, һәрчак гүзәл, нәзәкатьле булып калабыз. Боларны тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Тормышыгыз шатлык, якыннарыгызның күңел җылысы, игътибары, мәхәббәте белән тулып торсын, йөзләрегез елмаюдан балкып, һәрчак нур чәчсен! Бәйрәмебез белән, кызлар!
Наилә ЖИҺАНШИНА,
районара “Ак калфак” оешмасы кураторы.
“Туган як” газетасы