tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Оста куллы гүзәл затлар” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Оста куллы гүзәл затлар” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы тәмамланды. Ул 15 нче февральдән алып 28 нче февральгә кадәр дәвам итте. Конкурсның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү.  Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм инстаграмын популярлаштыру иде.

Бәйге инстаграмда ике номинация буенча уздырылды: “Кул эшләнмәләре”, “Тәмле булсын ашыгыз!”. Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлар катнаша алды. Барлыгы 545 эш килде. Эшләрне нигезләмәдә язылган шартларга туры китереп, #остакуллар2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга кирәк.

Конкурска бик матур хезмәтләр килде. Хатын-кызларыбызның осталыгына, булганлыгына сокланабыз. Актив булганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга  шәһәрләре, Мамадыш, Чирмешән, Балтач, Әгерҗе, Чүпрәле, Саба, Актаныш, Нурлат, Сарман, Теләче, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Кукмара, Биектау, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Апас, Буа, Әлмәт, Яңа Чишмә, Баулы, Зәй һ.б. районнар катнашты. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче гүзәл затларыбыз да бик уңган. Конкурста Башкортстан республикасы, Свердловск, Ульяновск, Омск, Пенза, Оренбург, Самара, Иркутск, Новосибирск, Төмән өлкәләре, ХМАО, Пермь крае, Санкт-Петербург шәһәре, шулай ук Казахстан, Кыргызстан республикалары актив булды. Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз. Барлык җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 31 нче мартта 12.00 сәгатьтә узачак. Казан шәһәре, К. Маркс урамы 38/5 адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы бинасында көтеп калабыз.

“Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы җиңүчеләре:

“Кул эшләнмәләре” номинациясендә:

I урын – Илизә Абдуллаева (Минзәлә районы)

II урын – Татьяна Кузьмина (Казан шәһәре)

II урын – Эльвира Губаева (Свердловск өлкәсе)

III урын – Гүзәлия Заһидуллина (Мамадыш районы)

III урын – Рәхимә Мөхәммәдъярова (Казахстан)

III урын – Альмира Мәҗитова (Кама Аланы бистәсе)

“Тәмле булсын ашыгыз” номинациясендә: 

I урын – Эльмира Камалиева (Казан шәһәре)

II урын – Гөлнара Гайнетдинова (Башкортстан)

II урын – Зөлфия Идрисова ( Биектау районы)

III урын – Рамилә Гарипова (Түбән Кама шәһәре)

III урын – Гүзәлия Халиулова (Ульяновск өлкәсе)

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Фәнисә Бикбаева (Башкортстан)

Рәдинә Сәрвәрова (Чаллы шәһәре)

Гүзәл Хәбибуллина (Казан шәһәре)

Нурия Хисмәтуллина (Мамадыш районы)

Флюра Низамова (Самара өлкәсе)

Галина Капитонова (Балык Бистәсе районы)

Энҗе Сәйфуллина (Казан шәһәре)

Йолдыз Мөхәммәдиева (Мамадыш районы)

Рәмзия Хәлимдарова (Казан шәһәре)

Роза Мусина (Буа районы)

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*