tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсән Мортазина: “Кеше хәленә керә белергә кирәк”
Ләйсән Мортазина: “Кеше хәленә керә белергә кирәк”

Ләйсән Мортазина: “Кеше хәленә керә белергә кирәк”

Законнар көн саен үзгәреп торган буталчык заманда халыкның сораулары артканнан-арта. Килеп туган четерекле проблемаларны чишүдә киңәш сорап, кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисең. Шуны истә тотып, “Яңарыш” газетасына язылучыларга ярдәм итү максатыннан, редакциядә юрист Ләйсән Марат кызы Мортазина белән очрашу уздырдык. Ул сораулары булган газета укучыларны бушлай кабул итте.

Бу көнне Ләйсән Марат кызына төрле сораулар белән шалтыраттылар. Өлкәнрәк милләттәшләребезне күбрәк мираска кагылышлы сораулар, оныклар арасында фатир бүлү мәсьәләсе борчый. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дә баш авырттыргыч сораулар күп икән: күрсәтелгән хезмәтләр өчен дөрес саналмаган түләүләр, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен капиталь ремонтка түләү-түләмәү… Ләйсән мөрәҗәгать иткән һәр кешенең сорауларына саф татарча җавап биреп, проблеманы чишү юлларын аңлатты, күрсәтте. Кирәк булса, судка бирү, яклау эшләрендә ярдәм кулы сузарга әзерлеген әйтте. Ләйсән белән үзебезне борчыган шәхси сораулар буенча да аралаштык. Ул “Яңарыш”ны укучылар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Юристка сорауларыгыз булса, редакциягә шалтыратып, язылыгыз. Киләчәктә Ләйсән Марат кызы тагын сезнең сорауларга җавап бирәчәк. Көнен, сәгатен алдан газетада хәбәр итәчәкбез.
Әлегә әйдәгез, Ләйсәннең үзе белән якыннанрак танышып китик.

– Үзең белән таныштыр әле, Ләйсән.

– Мин тумышым белән Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән. 2008 елда Удмурт Дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Бер тапкыр да ишетмәгән Ижау шәһәренә китүемне әти-әнием борчылып кабул итте, әлбәттә. Тик үз тырышлыгым белән укырга кергәч, тынычландылар. Ул вакытта минем бары бер максатым бар иде: бар көчне биреп укып, яхшы юрист булу. Шуңа күрә дә беренче курс­та укыганда ук, Индустриаль район судына иҗтимагый ярдәмче булып эшкә йөрдем. Мин анда судья ярдәмчесенең барлык кушканнарын бушка башкардым. Янәсе, тәҗрибә туплыйм һәм укуны тәмамлап, кулыма диплом алгач, бирегә эшкә алачаклар. Моның болай булмавын кайбер дусларым алдан ук әйттеләр. “Ләйсән, нигә анда акча сарыф итеп, бушка эшләп йөрисең? Берәүне дә суд органнарына болай гына эшкә алмыйлар”, — дисәләр дә, мин хыялымның тормышка ашуына ихластан ышандым. (Үзе дә сизмәстән, Ләйсәннең күзләре яшьләнде)

– Ул вакытларны искә алу авыр миңа. Кулга диплом алгач, кош тоткандай, шәһәр прокуратурасының кадрлар бүлегенә бардым. Анда миңа медицина тикшерүе узып, документлар белән килергә куштылар. Мин тиз-тиз барлык кушылган тикшерүләрне уздым да, эшкә урнашырга дип килдем. Менә шул көнне: “Без сезне министрлыкның кадрлар чиратына куябыз. Вакантлы урын булу белән хәбәр итәрбез”, — дип, мине күктән җиргә төшерделәр! Утырып еладым да, янәдән эш эзли башладым. Бер прокурорга ике айга гына ярдәмче кирәк иде. Ул мине килешү буенча эшкә алды. Ике айдан соң ул, юллама биреп, Октябрь районы судына җибәрде. Анда җинаять эшләре буенча эшли башладым. Ләкин минем юнәлеш — гражданлык эшләре. Ошамаган эшкә бар күңелне биреп булмый бит. Мин һаман үз урынымны эзләүне дәвам иттем. Төрле урыннарда эшләп, күпкырлы тәҗрибә туп­ладым, таныш-белешләрем дә артты.

– Бүгенге көндә син — шәхси юрист. Бу максатыңа ничек ирештең?

– Шулай бер җирдән икенчесенә йөри башлагач, үз-үземә сорау бирдем. “Ләйсән, синең максатың гомер буе судларда ярдәмче булып эшләүмени соң?” Үз эшемне башлап, юрист хезмәте күрсәтергә булдым. Башта адвокатлар утырган офиста бер эш урыны гына арендага алсам, тора-бара үз кабинетымны булдыруга ирештем, Аллага шөкер. Беренче елларны башка адвокатлар баш тарткан эшләрне дә алдым. Төннәр буе аларны өйрәнеп, судка әзерләнә идем. Алынган эшләремнең күбесендә җиңеп чыктым. Бу миңа, әлбәттә, канатлар куйды. Мөрәҗәгать итүчеләр дә артты. Алар арасында зур-зур урыннарда эшләүчеләр дә, гади кешеләр дә бар иде. Мин эшкә алынганчы, җиңеп чыгам дип, беркайчан да ышандырмыйм. Ә үзем һәр очракны күңелем аша, йөрәгем аша уздырып, тырышып эшлим. Үземне шул кеше урынына куеп карыйм. Тормыш мине төрлечә сынады. Шуңа “таш белән атканга аш белән ат” дигән девиз белән яшәргә өйрәндем.

– Шушы елларда иң истә калган эшеңне атый аласыңмы?

– Бер эшне дә алай махсус аерып әйтә алмыйм. Тик шулай да күңелгә уелып калган мизгелләр була. Мәсәлән, бер клиентымның эше башка шәһәрдә иде. Иртән судка барганда, кереп алырсыз әле, дип, адресымны бирдем. Машинага утыргач, миңа сәер генә карап: “Сез шушы йортта яшисезмени? Шундый зур эшләрне уңышлы җиңеп чыгасыз, мин сезне бик яхшы шартларда яшисездер дип уйлаган идем”, — дип әйтеп салмасынмы?! Минем үз эшем өчен тиешеннән артыгын алганым юк. Ул хезмәт хакыннан салым түлим, юл чыгымнарын күтәрәм. Булганына шөкер итеп яшәргә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска, кеше хәленә керә белергә кирәк. Мин кешенең дәрәҗәсенә, акча янчыгына карамыйм. Әгәр кеше миңа килгән икән, димәк, аңа ярдәм итү — минем максат.

– Ләйсән, син шундый матур итеп саф татарча сөйләшәсең. Нигә милли тормыштан ерак йөрисең?

– Миңа бу сорауны Казанда яшәүче дус­ларым да бирә. Удмуртиядә татар газетасы бар, татарча тапшырулар чыга, милли оешмалар бар, диләр. Ә мин һаман карьера төзү белән мәшгуль. Тик шулай да, 2013 елда Ижауда узган “Татар кызы” матурлык бәйгесендә катнаштым. Хәзер инде милли тормышка ныграк тартыласым килә. Рәхәтләнеп үз телемдә аралашу бик ошый миңа.
Максатчан, үз эшенә бар күңелен биреп, хезмәт куючы тырыш милләттәшләребез белән аралашу тормышка карашны үзгәртә. Туктап калган урыныңнан яңадан старт алырга этәргеч бирә. Ләйсән Марат кызы нәкъ шундыйлардан.

Гүзәл Шакирова,

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*