tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәмнәр гөрләп узды
Бәйрәмнәр гөрләп узды

Бәйрәмнәр гөрләп узды

Мәктәпнең 105 еллык юбилеена ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлаучы укучылары, кунаклар, хакимият вәкилләре, ата-аналар, укучылар җыелды. Бәйрәм чарасы мәктәпнең актлар залында “Мәдәниятләр диалогы” төбәкара фәнни-гамәли конференция белән башланды. “Полилингваль мәдәни һәм мульти мәдәни дөньяда мәдәниятләр диалогы: гореф-гадәтләр, остазлык тәҗрибәсе, үсеш перспективалары” темасына оештырылган конференциядә катнашучыларны 15 нче мәктәпнең укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары Әлфия Петухова сәламләп, бәйрәм тантанасын ачты.

РФнең Гимны яңгыраганнан соң, конференция делегатларын мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин тәбрикләп, уңышлы чыгышлар теләде. Мәктәп укучылары туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, күркәм вакыйга матур чыгышлар, фәнни чаралар, бәйгеләр белән дәвам итте. Юбилей уңаеннан килгән хөрмәтле кунак РФ Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли–мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов котлау теләкләрен юллады. Татар телен белү һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләп, башка төбәкләр белән чагыштырып, Төмән өлкәсендә бу юнәлештә эш яхшы алып барылганын әйтте. Бүгенге көндә татар телен өйрәнүдә зур җаваплылык гаиләгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына йөкләнгәне турында сөйләде. Конференциядә катнашучыларга милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Злата Кәлимуллина, Тубыл шәһәре мәгариф департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Юлия Шанаурова, ТОГИРРОның социаль гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире Елена Самусенко уңышлар теләделәр.

Әлфия Петухова чыгышында: ”Себер татарлары мәдәниятен саклауда һәм трансляцияләүдә туган тел, гореф-гадәтләр, остазлык тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары” темасын яктыртты. ТОГИРРОның социаль гуманитар дисциплиналар кафедрасы филология фәннәре докторы, доцент Вера Сальникова: “Хәзерге заман шартларында рус теле һәм рус мәдәнияте” темасын ачыклады.

Конференция кысаларында узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә һәм этномәдәни мәктәпләр фестивалендә катнашучы укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу бәйгедә 1 урынны Гүзәл Гайсина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе), 2 урынны Зәкия Сәитова (Төмән районы, Индрәй мәктәбе) яуладылар. Лилия Латыйпова (Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбе) белән Гөлчирә Уразова (Вагай районы, Казанлы мәктәбе) 3 урынны бүлештеләр. “Этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп” номинациясендә 1 урынга Ямбай мәктәбе, 2 урынга – Муллаш мәктәбе, 3 урынга – Хуҗайлан башлангыч мәктәбе лаек булдылар.

Юбилей уңаеннан укытучылар өчен мәктәп музеенда экскурсияләр дәвам итте. Экскурсияләрне музей җитәкчесе Равилә Кутумова җитәкчелегендә укучылар кызыклы итеп алып бардылар.

Аннары РФнең атказанган укытучысы, шәһәрнең Мактаулы гражданы Җәзилә Массагутова истәлегенә мәктәп фасадында аның исеме язылган истәлек тактасы куелды.

Тамашачылар залында узган бәйрәм концертында котлаучыларның чыгышлары укучыларның, мәктәпне тәмамлаучыларның иҗади номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм тамашасы мәктәп гимны белән тәмамланды. Катнашучылар, тамашачылар өчен мәктәп юбилее онытылмаслык, матур, истәлекле вакыйга буларак үтте. Өлкә күләмендә танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән мәктәпнең олуг юбилей көнендә ветеран укытучыларны бүләкләделәр, мул чәй табыны артында чәйләр эчеп, аралашып бәйрәм иттеләр.

Автономия юбилеенда

Мәктәп юбилее көнендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгына багышланган чара мәктәп китапханәсенең залында оештырылды. Өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина кунакларны автономиянең эше, уңышлары, киләчәккә планнары белән таныштырды. Һәм актив автономия әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Тубыл шәһәре автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин үзләре башкарган эшләре турында сөйләде. Татар федераль милли–мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов автономия хезмәткәрләрен юбилей уңаеннан котлады, өлкәбезнең төрле районнарыннан килгән автономия рәисләренә, әгъзаларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды, изге эшләрендә уңышлар теләде, ярдәм алу ысуллары белән таныштырды. Котлау сүзе белән Тубыл шәһәре автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова чыгыш ясады. Милли-мәдәни автономия хезмәткәрләре өчен мәктәп музейларында экскурсия оештырылды.

Яңа проектлар, очрашулар

Бәйгеләр узган вакытны оештыручылар тамашачыларны “Вакыт, вакыйга һәм шәхес”, “Киләчәк мәктәп”, “Әкияттә кунакта”, “Әдәбиятчы йорты”, “Этномәдәни тәрбия йорты” проектлары белән таныштырдылар.

Музейда түгәрәк өстәл артында 15 мәктәпне тәмамлаучы күренекле шәхесләргә сораулар бирделәр. Әңгәмәдә өлкә газетабыз “Яңарыш”ның редакторы Алсу Сәгыйтова, нефть сәнәгатендә күп еллар баш инженер булып эшләгән хезмәт ветераны Рифкат Абдразаков, ”Смарт Инжиниринг” оешмасы җитәкчесе Руслан Беркутов, махсус хәрби операциядән кайткан Виталий Григорьев катнаштылар.

Әдәби кунак бүлмәсендә унбишенче мәктәпне тәмамлаган, үзләренең иҗатында туган якларына, туган илгә, туган җиргә карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләгән танылган шагыйрәләр Галия Абайдуллина, Фәхриҗамал Утяшева, педагогик фәннәр кандидатлары Клим Садыйков, Владимир Ярков катнаштылар. Җылы хисләр калдырган очрашу турында Галия Абайдуллина: ”Унбишенче мәктәптә дүрт буын минем якыннарым белем алдылар. Әдәби кунак бүлмәсендә мин үзем иҗат иткән “Туган мәктәбемә” дип аталган шигыремне укыдым. Иҗат кешеләре җыелышып фикерләре белән уртаклаштылар, авторлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Бу очрашу минем күңелемдә бары тик уңай, матур тәэсирләр калдырды», – дип фикерләре белән уртаклашты. 40 китап авторы Галия апа Абайдуллина коллегаларына, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

Юбилей чарасы искиткеч матур узды. Балалар тарафыннан якланган ландшафт паркы дизайны, сокландыргыч әкият проектлары тамашачыларының игътибарын җәлеп итте. Сәхнәдән Айдар Ниязовның чыгышы тамашачыларның алкышларына лаек булды.

Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей җитәкчесе Равилә Кутумова җитәкчелегендә укучыларның кызыклы итеп экскурсияләрне оештырулары, сөйләүләре сокландыргыч күренеш иде.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*