tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале башланды
Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале башланды

Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале башланды

XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале Кариев театры сәхнәсендә Ренат Әюповның «Ал җилкәннәр» спектакле белән ачылды.

– Ни өчен «Ал җилкәннәр»ме? Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов спектакльне яшь команда – яшь композитор, рәссам һәм сценограф белән эшләде. Быел Укытучылар һәм остазлар елы. Шуңа күрә дә остазлык темасы – фестивальнең үзәгендә.

Фестиваль кысаларында танылган театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Марина Шимадина, Юлия Клейман һәм Нияз Игъламов Татар китабы йортында лекторийлар үткәрәчәк. Тематика бик кызыклы: монда яшьләр театры темасы да, хатын-кыз режиссерлар, Россия күләмендә эшләүче алдынгы режиссерлар һәм аларның нинди әсәрләр белән эшләве дә… Шулай ук бүгенге яшүсмерләр сәхнәсе темасы турында да фикерләшү булачак, – дип сөйләде Кариев театры директоры, XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең башкарма директоры Луиза Шарова.

Ачылу тантанасына ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Вадим кызы Фәтхуллина да килгән иде.

– «Һөнәр» – бай тарихы һәм үз традицияләре булган фестиваль. Ул безнең барыбызны да берләштерүгә юнәлдерелгән. Фестивальгә иң яхшы театр коллективлары, актерлар, режиссерлар, драматурглар, композиторлар һәм театр белгечләре җәлеп ителгән. 7 көн дәвамында «Һөнәр» мәйданчыкларында Татарстан театрларының һәм башка төбәкләрдән килгән коллективларның искиткеч спектакльләрен күрә алачаксыз. Фестивальдә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелган спектакльләр дә тәкъдим ителәчәк. Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театрына «Һөнәр»не гамәлгә ашыруда уңышлар һәм зал тулы рәхмәтле тамашачылар телим. Ә сез, тамашачылар, театр сәнгате белән бәйле хисләр палитрасын тоярга ашыгыгыз, – дип билгеләп үтте ул.

XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале 1-7 нче декабрь көннәрендә 7 театр мәйданчыгында узачак. 15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр»гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*