tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкымның моңлы җырлары йөрәкләрне җилкендерә
Халкымның моңлы җырлары йөрәкләрне җилкендерә

Халкымның моңлы җырлары йөрәкләрне җилкендерә

Самара шәһәренең Дом офицеров залын яңгыратып, «Туган як» җыры меңгә якын кешенең күңел түренә кереп урнашты. Тамашачылар арасында һинд, әрмән, әзербәйҗан, рус, гарәп, Эквадор, Дагыстан һәм башка милләт студентлары утыра. Дәртле җырга кушылып алкышлыйлар, кайсылары төрле төстәге эләмнәр белән болгыйлар, кайсылары кушылып җырларга да тырыша. Күркәм күренеш! Халкымның дәртле дә, моңлы да җыры шулай яшь йөрәкләрне җилкендерә!

20 ноябрь киче. Үз милләтен кадерләүче, белүче, саклап үстерүче СамГМУ студентлары икенче мәртәбә этнофестивальгә җыелдылар. Ярты ел элек, апрель аенда, беренче фестиваль гөрләп үтте. Университетның тамаша залында алма төшәрлек тә дигәндәй урын юк иде, шуңа күрә оештыручылар зуррак залда үткәрергә карар кылдылар.

Безнең егет-кызларыбыз беренче чыгышларын күпләргә таныш булган «Гармун алыйк әле, дускай» дигән җырлы биюләре белән чын татарлыкларын күрсәттеләр.

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле безгә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды: милли костюмнар бирде. Без аларга бик рәхмәтле!

Фестивальне оештыручылар миңа җитәкче булырга тәкъдим иткәч, бер дә икеләнмичә риза булдым. Бала чактан ук әнием белән төрле мәдәни чараларда кайнап үстем, шуңа күрә тиз арада таныш-белешләремне үз тирәмә тупладым. Рәхәтләнеп аралаштык!

Нурлы алтын каурыйлы бәхет кошының (жар-птица) ике канаты, без Алсу белән җиң сызганып дигәндәй эшкә керештек. Студентлар арасында Самарнын «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаучылар шактый булып чыкты. Үзара вазифаларны бүлешә башлагач, Алсуга милли костюмнар табыштыру йөкләнде. Аның хөрмәтле укытучысы Хәмидуллова Фәридә Гомәр кызы тиз ярдәмгә килде. Көзге этнофестивальгә әзерләнгәндә, репетицияләр үткәрү өчен хәтта татар мәктәбенең залында үткәрү мөмкинлеге дә булды. Шулай ук безгә ярдәмгә башка уку йорты студентлары Салават белән Рөстәм дә килде. Чын егетләр белән дуслашып та киттек! Дилә хореограф вазифасын үзенә алды. Ә инде Адилә, Ильнара, Диана, Динара, Лилия һәм Альбина — безнең университет кызлары!

Талпына күңел, талпына, ашкына.
Ярсуына түз, түз генә.
Каенлыкта җиләк пешкән,
Тиз үрелеп өз генә! – 

дип җырлаганда татар гаиләсендә үскән, татар мәктәбендә укыган дусларымның һәр күзәнәге тыйнак милләт кызлары икәнлеге күзгә чалынып тора. Безнең йөрәкләребез бергә типте, йөзләребездән иман нуры балкып торды, дип сөйләделәр тамашачылар.

Оештыручылар безнең «Тала, тала» биюбезне бик ошаттылар, беренче номер итеп куйдылар. Биюбез фестивальнең уңышлы үтүенә этәргеч булды сыман.

Зур рәхмәтебезне татар «Яктылык» мәктәбенә, әнием Гөлнәфис Галимҗан кызына әйтәсем килә. Әнием ничә йөз километрдан безгә милли костюмнар китерде. Олы рәхмәтләребезне «Туган тел» оешмасын әйдәп баручы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка һәм Гүзәл Рамазановага җиткерәсебез килә. Алар һәрвакыт безне – актив татар яшьләрен — канатландырып, ярдәм итеп торалар.

Алдагы көннәрдә дә милләтебезне зурлап, данлап, ана телебезне саклап калсак иде.

 Гөлназ Мингәрәевна СӘХӘБЕТДИНОВА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*