tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 4 декабрь, 2024 елда Алтай Республикасы территориясендә Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Актаныш районы, Көрәш Федерациясе, Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Шулай ук онлайн форматта Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Эжер Ялбаков, Алтай Республикасы мәдәният министры Ольга Антарадонова, Алтай Республикасының икътисадый үсеш министры Вячеслав Тупикин кушылды.

Алтай Республикасында “Төрки Сабантуй” 2024 елның 25 маенда үткәреләчәк. Сабантуйны оештыруга Татарстаннан Актаныш районы җаваплы булачак. Үткәрү урыны –  Таулы Алтайның Үзәк мәйданы. Мәйдан 15 мең кешене сыйдыра ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*