tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарда зур кинопремьера үтәчәк
Самарда зур кинопремьера үтәчәк

Самарда зур кинопремьера үтәчәк

“Художественный” кинотеатрында “Җылак” фильмын махсус күрсәтү була. Режиссёр Алмаз Нургалиевның бу киносы танылган шәхес, РСФСРның халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артисты Әзһәр Шакировка багышланган.

Әзһәр Шакиров – бүгенге татар дөньясында мәшһүр шәхес. Г.Камал исемендәге театрда инде 60 елга якын эшләвенә карамастан, хәзер дә ул сәхнәдә иң көтеп алына торган артистларның берсе. Әзһәр Шакиров шулай ук татар киносы юнәлешендә дә бик күп эшли. Ә халык аңа үзенчә “Елак артист” дип кушамат таккан.

Бүгенге көндә дә күпләрне борчыган актуаль сорауларга җавапны әлеге нәфис фильмнан Әзһәр Шакиров язмышы аркылы эзләрбез. Артист кем ул? Тормыш юлындагы нинди сынаулар адәм баласыннан шәхес ясый? Милләт язмышында аерым шәхеснең роле нинди?

Фильм татар телендә, русча субтитрлар белән күрсәтелә. Киноны күрсәткәч, режиссёр Алмаз Нургалиев белән очрашу булачак.

Кадерле милләттәшләр, танылган кинорежиссёр белән аралашу мөмкинлеген файдаланып калыгыз. Шунысын да әйтергә кирәк, “Җылак” фильмының сценарий авторы, операторы, монтаж ясаучысы һәм продюсеры да ул үзе. Уникаль бит!

14нче декабрьдә “Художественный” кинотеатрында (Куйбышев урамы, 105).
Башлану вакыты – 19.00.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*