tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәрендә гадәти булмаган музыка дәресе узды
Лениногорск шәһәрендә гадәти булмаган музыка дәресе узды

Лениногорск шәһәрендә гадәти булмаган музыка дәресе узды

11 нче гимназиясенең зур залында гадәти булмаган музыка дәресе узды. Ул, “Ак калфак”лы ханым Рошания Сарыйм кызы әйтүенчә, татар халкының “калфаклы сандугачы!” композитор, җырчы, драматург Сара апабыз Садыйкованы искә алу дәресе иде.

“Ак калфак”лы укытучы үзе дә бик талантлы ханым. Моңлы баян аның кулында” уйнап кына йөрде! Ул алып баручы Фаяз Фәйрүшин белән ялыктырмыйча Сара апабызның иҗат юлын яктыртып,шул арада аерым һәм бергәләп тә Сара апабызның җырларын тыңлаттылар. Сара апабызның үлмәс җырлары яңгырады бу мизгелләрдә.”Казан кичләре” җырын Рошания ханым үзе баянда уйнап,җырлап та бирде.

Мондый талантлы укытучылар булганда Сара Садыйкова әсәрләре мәңге яшәр һәм онытылмас.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*