4 февральдә Халыклар дуслыгы йортында орчык өмәсенә багышланган «Тәгәри китте йомгагым, әйләнәдер орчыгым» дип аталган тамаша үтте.Чараны «Дуслык» оешмасы, «Әлфия Сөләйманова» студиясе, «Болгар мирасы» фонды һәм «Заман» балалар фольклор ансамбле ярдәмендә «Самарбикә» хатын-кызлар берләшмәсе әзерләгән иде.
Орчык өмәсе – әни-әбиләрдән мирас булып калган борынгы йола. Ул – кыр эшләре тәмамлангач, кышкы озын кичләрдә эшләнә торган эш. Билгеләнгән көнгә хуҗабикә, сарык йоннарын җыештырып, коймак-пәрәмәчләрен өлгертеп, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары, кодагыйлары чакырыла. Берәүләре йон яза, икенчеләре эрли, өченчеләре йомгакка чорный, ә кемдер инде оекбаш та бәйли башлаган. Эшне уен-көлке, җыр-моң белән аралаштырып, күңелләренә ял алганнар. Эш беткәч, хуҗабикә өмәчеләрне өстәл янына чакырып сыйлаган.
Хәзер заманалар үзгәрде, бу йоланы балалар гына түгел, ата-аналары белмәсә дә гаеп түгел. Машина эрләп, буяп биргән аллы-гөлле оекбаш, бияләй, башлык һәм шарфларны кибеттән сатып алу ансат бит ул…
– Без, “Самарбикә” оешмасы әгъзалары, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен барлап, яшь буыннарга җиткерү, әби-бабаларыбыз мирасын саклау максатын алдыбызга куйдык. Бүгенге театральләштерелгән күренешебезне беренче адымыбыз итеп кабул итегез, – дип башлады чараны оешмага нигез салучы Зөлфия Таштабанова. Аның сүзләрен куәтләп, профессор Наилә Таһирова туган телебезне белү мөһимлеген, мәдәни мирасыбызны саклау кирәклеген исебезгә төшереп үтте.
Тамаша Самараның “Ветераннар йорты” каршында эшләп килүче “Дебют” театрының үзешчән артисты Юныс Рәфыйков (хуҗа ролендә) башкаруындагы “Олы юлның тузаны” җыры белән башланып китте. Авыл өенә ошатып бизәлгән сәхнәдә борынгы сандык, йөз еллык эрләгеч, милли киемнәргә киенгән фольклорчылар, талгын гына агылган милли моң тамашачыларны үткән заманнарга алып кереп китте. Өмәчеләр дә озак көттермәделәр, җырлый-җырлый сәхнәгә килеп керделәр. Кодагый ролен Ульян өлкәсе, Мәләкәс районы, Мөси авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, татар теле укытучысы, милли гореф-гадәтләребезне бик әйбәт белүче, искиткеч матур тавышлы Гөлнәфис ханым Сәхабетдинова башкарды. Аның чыгышы тамашага бертөрле җанлылык һәм энергия өстәп җибәрде. Хуҗабикә ролендә – Зөлфия Таштабанова, ә дуслары ролендә – шәҗәрәләр төзүче, борынгы көнкүреш кирәк-яракларын җыючы, талантлы рәссам һәм язучы Тәслимә Мостафина һәм Халыклар дуслыгы этнопаркындагы “Татар йорты” экскурсоводы, заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артисты булган Асия Әхмәтова да милләтебезнең мирасы сагында торучылар борынгы йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне үз күзләре белән күргән, бөтен нечкәлекләрен белгән кешеләр алар.
Орчык өмәсе тамашачыларны йон эрләү, орчык ясау серләре белән таныштырды, җыр-биюләр милли уеннар, мәкаль-әйтемнәр белән үрелеп барды. Чараның музыкаль өлеше виртуоз гармунчы Мидхәт абый Әминов җаваплылыгында иде. Вәсимә Фәрдиева җитәкчелегендәге “Заман” фольклор ансамбле балалары да кичәнең үзенчәлекле бер бизәге булдылар. Шулай ук күренештә Зөлфия Таштабанованың улы Әмир, энекәшләре Айдар Булатов, Илдар Бәхтиев һәм Самараның “Ветераннар йорты” каршында эшләп килүче “Дебют” театрының үзешчән артисты Идрис Рәфыйков та катнаштылар.
Кыскасы, бу җылы, эчтәлекле һәм файдалы кичә тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килде. Ахырда кунаклар оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйттеләр, мондый чараларны кабатларга кирәк, дигән теләктә калдылар. Өйләренә таралышырга ашыкмаган кунаклар истәлеккә фотога төштеләр һәм аралашуны чәй өстәле артында дәвам иттеләр.
Эльмира Сәйфуллина