tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишбалтаның биш почмагы: Хәсән Туфан көймәсе, борынгы зират, мәчет биләмәсендәге чүплек
Бишбалтаның биш почмагы: Хәсән Туфан көймәсе, борынгы зират, мәчет биләмәсендәге чүплек

Бишбалтаның биш почмагы: Хәсән Туфан көймәсе, борынгы зират, мәчет биләмәсендәге чүплек

Идел буенда койма белән әйләндереп алынган, эчке ягына агач, адәм буе кадәр үлән үсеп беткән борынгы зират утыра. Идел ярында су коенган, ярында кызынып яткан, музыканы бөтен көчкә ачып куеп, катерда җилдерүчеләр ул каберлек турында белми дә торгандыр. Шуңа өстәп, зиратның күпмедер өлеше су астында калу ихтималы да бар, ди.

Борынгы татар зираты янын төзелеш комы алу өчен дип бүлеп биргәннәр дигән хәбәр дә таралган иде. Каберлектәге сөякләргә, гомумән тарихи зиратка кул сузучыларга җавап итеп, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ачык Университет Казанның иң борынгы урыннарының берсе булган Бишбалта, яки Адмираллык бистәсе буенча экскурсия оештырды.

Бишбалта тарихы

Бишбалта бистәсе – Казанның иң борынгы урыннарының берсе. Монда татарлыкның эзе дә юк кебек. Татарлык сизелеп торган бер генә объект та юк кебек тоела башта. «Провинция», кыскасы. Әмма татарлыкның исе дә килмәгән кебек тоелган бистәдә татар тамырлары бар. Урамнарыннан атлап барганда татарча орнаментлы тәрәзә рамнары, Хәсән Туфанның Бишбалта мәктәбендә укытуы, Сара Садыйкованың бабасының сакланып калган йорты – һәммәсе. Йөри һәм өйрәнә башласаң, Бишбалтаның чын татар бистәсе булуына инанасың. Кызганыч, элеккеге татарлык сакланып калмаган биредә.

Чыганаклар буенча, Богылтау тавында Бишбалта авылы якынча 1000 елларда болгарлар тарафыннан нигезләнә. Идел буе Болгары хакиме Абд ар-Рахман ибн Мөэмин төньяк чикләрен саклау өчен Богылтау тавында кирмәнгә нигез сала. Шулай ук бу болгар әмире Бишбалта кирмәне янында Казан кирмәнен нигезли. Ике кирмән Идел буе Болгары дәүләтенең төньяк чикләрендә сәүдә, һөнәрче (соңрак хәрби дә) үзәгенә әверелә.

Бишбалта авылы тирәсендә нарат һәм имән урманнары булган. Шуңа күрә болгарлар монда көймәләр ясый башлыйлар. Гомумән, Бишбалта исеме дә биш балтачы дигәннән килеп чыккан, чөнки монда балта осталары яшәгән. Осталарга бистәдә хәзер һәйкәл дә куелган. Пычкы белән агач кисеп торучы осталар һәйкәле. Аннары патша басып алганнан соң бу җирләрне монастырьгә бирәләр һәм кенәгәләрдә җирлеклекнең исеме «Бешбулда» дип язылган була. Ягъни, Бишбалта яңа гына уйлап табылган исем түгел.

Хәзер Бишбалтаны Адмираллык бистәсе дип атыйлар, чөнки Казан тарихында тагын бер үзенчәлекле вакыйга да шушы бистәдә була. Казан ханлыгы буйсындырылган соң бер ярым гасыр узгач, 1718 елда Петр I Санкт-Петербургтан соң илнең икенче адмираллыгын Казан янында нигезләргә боера. Адмираллык нәкъ менә Бишбалта бистәсендә оештырыла. Нәкъ менә Казанның Адмираллык бистәсендә баш Идел флоты, Каспий диңгез флоты ясала, Адмираллык бистәсеннән Фарсы походы башлана.

Адмираллык 1829 елда эшчәнлеген туктата, дөресрәге, ул Каспий диңгезенә якынрак булган Әстерханга күчерелә. Адмираллык бетерелсә дә, бу бистә барыбер дә Адмираллык бистәсе дип йөртелә. Тик аның Бишбалта бистәсе дигән исеме халык телендә булса да сакланган әле.

Шуңа өстәп, бистәдәге төп Клара Цеткин урамын 2005 елда, урамнарның тарихи исемен кайтару боерыгы чыккач, Бишбалта урамы дип үзгәртәләр. Әмма, ни кызганыч, бер елдан боерык кире алына.

Бишбалта – «депрессивный» район

Бистә буйлап экскурсия кичке җиденче яртыларда Столяров исемендәге парктан башланды. Бистәгә таба юлда бөкеләргә карап, «болар бөтенесе дә экскурсиягә барадыр инде» дип көлешеп бардык. Журналистлардан башка кешеләр булырмы икән дигән уйлар да килештермәде түгел. Эштән соң, кызу һәм бөркү һавада тарихи экскурсиядә йөрергә теләүчеләр күп булмастыр дигән идем. Әбиләре дә, бабайлары да, балалары да, яшь егет-кызлар да җитәрлек иде. Хәтта үтеп киткән кешеләр дә туктап, тыңлап тордылар. Гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә бу.

«Бишбалта гомер-гомергә эшчеләр бистәсе булган. Башта агач белән эшләгәннәр, аннары Адмираллык ачылгач, корабльләр төзегәннәр. Мондагы кешеләрнең яшәяеше гел эш белән бәйле булган. Хәзер без бөтенләй башка бистәне күрәбез. Элек ул пычраграк та булган. Бу бернинди үзәк тә, «спальный район» да түгел, бу «промзона» кебек булган. Хәзер ул «депрессивный» район. Кешеләр болай гына күченми инде монда», – дип сөйләп китте экскурсияне алып баручыларның берсе, журналист Рәдиф Кашапов. Икенче спикер, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: «Монда фатирлар арзан», – дип куйды. Провинция.

Үзәк урамнардан күпкә аерылып тора бистә. Монда бөтенләй башка дөнья кебек. Әйтерсең, ул бөтенләй Казан түгел. Күпкатлы йортлар белән янәшә гади авыл йортлары утыра, аларның да күбесе җимерек. Иделгә табарак шәхси секторлар күбәйгәннән күбәя. Араларында катлы-катлы коттеджлар да, җимерелеп, җиргә сеңеп баручы иске агач йортлар да бар. Адым саен өянкеләр, чүп үләннәре үсеп утыра. Менә шундый тыныч һәм урыны-урыны белән чыннан да депрессиягә батыра торган район бу.

Мәчет урынында – чүплек

Столяров паркындагы пычрак фонтан һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Столяровның үзенә куелган һәйкәл яныннан Бишбалта мәчетенә таба киттек. Кызыл кирпечтән, өске өлеше купол кебек итеп ясалган мәчет 2000 нче еллар башында төзелә. Ул Болгар, Бохарадагы мәчетләргә охшамаган. «Рус, фин, алман архитекторлары модасына ияреп төзелгән мәчеткә охшаган. Менә Җәмигъ мәчете буенча ике җиңүче булды. Татар мәчете булырга тиешме, юкмы дигән бәхәс барды. Минем шәхси фикерем: аның эчендә татарчасы булса, тышкы ягы, белмим, квадрат формасында булсын, ансы мөһим түгел. Әгәр анда татар теле яңгырамаса, бернинди татар активлыгы булмаса, без анда йөрмәсәк, ул нинди матур булса да, аны яһүдләр төзесә дә мөһим түгел», – Рәдиф Кашапов.

Бишбалта бистәсендә элек ике мәчет булган. Бишбалтаның беренче мәчете 1805 елда гына төзелә. 80 нче елларда, тарихи һәйкәлләргә игътибар арткан вакытта ул җимереп төшә. Җиләкле бистәсе татарлары да Бишбалта мәхәлләсендә торганнар һәм Бишбалта мәчетләренә җомгага йөргәннәр.

Ә икенче мәчеткә 19 гасыр азагында гына җир бирәләр. Сөләйман Аитов тарафыннан төзелә ул мәчет. «Мәчет урынына барабыз», – диде спикерлар. Аннары: «Анда хәзер чүплек», – дип өстәп куйдылар. Чыннан да мәчет биләмәсендә шыплап тулган һәм ачы-төче исләр чыгарып торучы чүп контейнеры тора. Якын-тирәсен агач баскан, арткы өлешләрендә – коттеджлар. Тарихи мәчет биләмәсе булган дигән бер кәлимә сүз язылган күрсәтмә тактасы да, ни кызганыч, юк.

Беренче татар елга флоты капитаны йорты

Беренче мәчет дигәне Зур урам дигән урам башында була. Зур урамда җиргә сеңеп баручы йортлар байтак. Шуларның берсенә төбәп, «бу йорт сәүдәгәр, мәгърифәтче, укытучы Рәфыйковларның йорты булырга тиеш» дип әйттеләр. Кызганыч булып китте. Гомумән, бистәдә революциягә кадәрле булган 58 йорт сакланып калган икән.

Габдрахман Рәфыйков – Казанда рус-татар училищесеннән үзгәртелгән 13 нче мәктәп – соңрак 17 нче мәктәп директоры, 1921–1924 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты президиумы әгъзасы һәм инспекторы. 11–13 чакырылыш Казан шәһәр советы депутаты, Хезмәт Герое. Совет районында Габдрахман Рәфыйков урамы бар.

Аның улы Хәбибрахман исә татарлар арасында беренче елга флоты капитаны була. Казанның елга техникумында укыта, директоры урынбасары булып та эшли. 1937 елда репрессиягә эләгеп, исән кала.

Экскурсиягә килүчеләр арасында Казанның елга техникумы укытучы Зәйтүнә апа Хисаметдинова да бар иде. Рәфыйковларның кыйшаеп беткән йортларына карап, чын күңелдән әрнеп сөйләде.

Габдрахман Рәфыйков татар балаларын мәктәпкә җәлеп иткән. Мәктәпләрдә русча укытканнар, балаларның анда барасы килмәгән. Ул аларны укытып, зыялы кеше иткән. Хәбибрахман Рәфыйков елга училищесында укыган беренче татар кешесе булган. Михаил Девятаевның укытучысы, техникумның озак еллар директоры булган Равил Закировның да укытучысы. Бу йортны ничек тә күтәрәсе иде. Моннан ерак түгел генә алар укыткан мәктәпнең дивары гына сакланган. Ул мәктәп урынында да чүплек хәзер. Рәфыйковларны ничек тә булса мәңгеләштерергә кирәк. Алар татарларны зыялы итү өчен бик күп көч куйганнар, – диде ул.

Девятаев дигәннән, Казанның елга техникумы Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев исемен йөртә бит. Шул йортта бер истәлек тактасы да булмавы, мәктәпнең торып калган бер дивары күңелне тырнап куйды.

Икенче бер урамда Сара Садыйкованың бабасының йорты да сакланган. Ике катлы ныклы бүрәнәдән төзелгән йортта да бер мемориаль такта да юк.

Хәсән Туфанның Бишбалта белән бәйләнеше: эш, дуслар, мәхәббәт

Аңлавыбызча, Бишбалта бик күп татар шәхесләре белән бәйле бистә. Истәлек такталары булмаса да, аларның биографияләрендә Бишбалта сүзе һичшиксез ярылып ята. Шундый шәхесләрнең тагын берсе – Хәсән Туфан.

Ул 1926 елда Бишбалтадагы Нариманов исемендәге 17 нче мәктәпкә әдәбият укытучысы булып килә. Әйтеп үткән Габдрахман Рәфыйков директорлык иткән мәктәп була ул. Кайбер истәлеклекләрдә Хәсән Туфанның Рәфыйковлар йортында торуы да язылган.

Хәсән Туфан янына аның иҗатташ дуслары еш килә торган була. Мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев, Мәхмүт Бөдәйле, галимнәр Фатих Мөхәммәдъяров, Мөхетдин Корбангалиев, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Галимҗан Нигъмати, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, артистлардан Мөхтәр Мутин, Камал өченче, Фатыйма Ильская, Нәгыймә Таҗдарова, гармунчы Фәйзи Биккинин катнашында мәҗлесләр үткәрә.

Ә Һади Такташ һәм Гадел Кутуй белән алар атналар буе өчәүләп торалар. Яңа бистәдән Бишбалтага кадәр көймәдә йөриләр. 17 нче мәктәпнең даны шушы шагыйрьләр ярдәме белән еракка тарала. Бишбалта шагыйрьләре феномены килеп чыга. 30 нчы елларда милли интеллигенциясе йөзенә әвереләләр. Әдипләрнең махсус Бишбалтага багышлап язылган шигырьләре дә байтак.

Бишбалтада «гашыйклар трамвае» риваяте дә була. Ул Туфанның булачак хатыны белән бәйле булган, ди. Алар 1924 елда танышып, 1934тә кавышалар. Димәк, Хәсән Туфанның Бишбалта мәктәбендә эшләгән чаклары да Луиза Салиаскарова исеме бәйле.

Төрмәдән атыны Луизага язган хатында мондый юллар да бар: «Луиза! Бу хатым сиңа – беренче хатым. Күрәсең, мин инде сиңа хат яза алу көненә ирештем. Гомеремнең яңа чоры – ябылудан хезмәт сафына кайту чоры башланды. Мин бүгеннән башлап 2нче колониядә (Бишбалтаны чыккач сул якта). Минем әле монда беренче көнем генә».

Кече Мәскәү урамында исә хәзерге көндә 15 нче татар гимназиясе эшләп килә. 20 нче гасыр башында хатын-кызлар өчен төзелгән гимназия була ул. Мәктәптә Бишбалта бистәсенә багышланган музей да бар. «Аларда мәктәптә Хәсән Туфан исемен бирү теләге бар иде. Ләкин ул тиз бара торган процесс түгел», – ди Айрат Фәйзрахманов.

Атом-төш коралы һәм җимерек заводлар

Бу бистә эшчеләр, җитештерү бистәсе булып санала. Завод-фабрикалар, төзелеш объектларының күп булуы да шуның белән бәйле. «Серп и молот» заводы, Алафузов фабрикалары, тегермәннәр, хәрбиләр өчен казармалар – кыскасы, эшче-хәрбиләр бистәсе булган Бишбалта.

Алафузов заводының диварлары җимерек хәлатта. Урта бер җире ишетелеп, зур тишек тә хасил булган. «Бу тишек – бистәнең хәзерге халәте», – ди Айрат Фәйзрахманов.

Бишбалта атом-төш коралын әзерләүгә дә өлеш керткән бистә. Эвакуация вакытында Казанга килеп эләккән физик, атом бомбасын уйлап табучы Иван Курчатов исеме «Серп и молот» заводы белән бәйле. Нәкъ менә Казанда ул беренче атом электростанциясе проектын төзи.

Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов җитештерү объектлары буенча туристик маршрут ачарга кирәк дип уйланып тора иде. «Бу бистә җитештерү белән бәйле. Без дә шул өлкәдә укытабыз. Шуңа бу экскурсия миңа кызык тоелды. Предприятияләрне, безнең музейне кертеп, хезмәтне саклау маршруты ачарга кирәк дигән фикер дә уятты. Монда андый нокталар да бар. Нинди генә җимерек биналар булмасын, монда безнең тарих, без аны белергә тиеш», – диде ул.

Борынгы зиратта – ком алу зонасы?

Экскурсиянең төп ноктасы – борынгы татар зираты. Идел яр буенда урнашкан зират 18 нче гасырга ук барып тоташа. Анда хәзер кереп булмый. Агачлар, кеше биеклегендә чүп үләннәре басып бетергән. Кабер ташлары койма яныннан гына бөтенләй күренми. «2013 елда татар яшьләре форумы өмә оештырган иде. Хәзер үлән үсеп бетергән. Бер яктан караганда үсүе яхшы да. Чөнки кеше керми. Чистарткач, кеше керә башлаган иде. Шашлык пешерүчеләр, эчкә кереп, хәтта аракы эчеп, зиналар кылып… Ну бар иде. Өмәдә җыештырганда начар әйберләрне күрәсең бит инде», – ди Айрат Фәйзрахманов. Шуңа күрә, борынгы зиратка Идел ярында кызынучы, су керүче, гомумән, ял итүчеләр кермәсен өчен агачларның, үләннәрнең үсүе әйбәт тә булып чыга.

Әле зиратның өстендә күп итеп ташлар куелган. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, су якынлаша һәм җәсәдләр җир өстенә чыкмасын дип, кабер өсләренә ташлар өяләр. Шуның аркасында да күп кенә кабер ташлары ватылып бетә.

Зиратның күпмедер өлеше су астында калган булуы да ихтимал. «Су астында казу эшләре алып бару кыйммәткә төшә», – ди Айрат Фәйзрахманов. Шуңа күрә зиратның төгәл чикләрен дә әйтеп булмый.

Шуңа өстәп, шушы көннәрдә генә зират яны зонасын ком алу өчен бүлеп биргәннәр дигән хәбәр таралган. «Ком алганда сөякләр дә эләгергә мөмкин», – ди Айрат Фәйзрахманов.

Рәдиф Кашапов та мондый тарихи урынга кагылырга ярамый дип белдерде. «Бу тарихи урын, аны алып булмый һәм ярамый да. Монда парк ясап булмый. Минемчә, бу урынга тияргә ярамый. Зират өстенә комплекс төзесәң дә, начар хәлгә киләчәксең», – ди журналист.

Бишбалтада туристик комплекс кирәк!

Бу борынгы бистәдән рәхәтләнеп туристик комплекс ясап булыр иде. Журналист Ленар Гобәйдуллин да: «Татарга бәйле хәтер биредә сакланырга, күрсәтергә һәм башкаларга җиткерелергә тиеш», – ди.

Татар рухы җирлектә татарлар компактлы яшәүгә бәйле. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә татарлар компактлы яши дип әйтеп булмый, башка милләт кешеләре белән аралашып яши бит инде. Татар рухы булсын өчен татарларның күпләп яшәве кирәк.

Монда туристик комплекс ясап булырга тиеш. Бишбалта комплексы, музей, аны туристик маршрутка кертеп була. Беренчедән, музей ясарга кирәк. Музей заманча булырга тиеш. Татарга бәйле берничә объект кирәк – шул ук Сара Садыйкова, шул ук Хәсән Туфан. Мәчет торган урыннарга алып барып була. Андый урыннар туристларга кызык булмаска да мөмкин, әмма аерым кешеләр алар белән кызыксыначаклар.

КФУ укытучылары йөри монда. КФУ студентларын алып килеп, монда дәресләр оештырырга була. Нәрсәдер оештырасың икән, аның күрсәтерлек әйбере дә булырга тиеш. Әйбере юк икән, урынында истәлек билгесе булса да куярга кирәк. Татарга бәйле хәтер биредә сакланырга, күрсәтергә һәм башкаларга җиткерелергә тиеш, – ди Ленар Гобәйдуллин.

Бөтенләй татар рухы сизелмәгән бистә татар шәхесләре белән бәйле. Бер истәлек тактасы, бер билге, бер реконструкцияләнгән бина булмавы гына начар. Борынгыдан сакланып калган исеме, үзенчәлекле тарихы була торып та, Бишбалта лаексызга «депрессивный» районнар рәтендә. Һәр урамында хәтер, һәр урамында татар тарихы ярылып ята. Шуңа өстәп, ул бик яхшылап казылмаган, өйрәнелмәгән дә икән. Казу түгел, булганына да игътибар һәм хөрмәт юк. Бөтен булган тарихы белән бергә җимерелеп, дөнья йөзеннән җуелып баручы йортлар, каберлектәге сөякләрнең ком белән бергә төзелешкә кереп китүләре, Бишбалтада татарлыкның эзе югалып баруы аяныч.

Татарлык кына түгел, бер гасырдан артык Адмираллык булган бистәдә корабльләр төзүгә бәйле исеменнән кала бер тарихи урын юк. Казанның үзәге генә түгел, читләре дә, Идел елгасы буендагы мескенләнеп баручы бистәләргә дә игътибар кирәк. Безнең тарих бистәнең үзәк урамындагы паркындагы фонтан кебек пычрак түгел бит.

 

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*